Каталог товаров
Бүген Татарстан китап нәшрияты хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән уздырыла торган "Татар китабы-2026" конкурсы кысаларында Арча шәһәре Үзәк китапханәсендә оештырылган чарада булды.
Чарада Татарстан китап нәшриятының генераль директоры, язучы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, филология фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасының Журналистлар һәм Язучылар берлекләре, Халыкара ПЕН-клуб әгъзасы, М. Җәлил премиясе лауреаты Рөстәм Госман улы Галиуллин; Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррир урынбасары, тарих фәннәре кандидаты Ләйсән Җәүдәт кызы Миңнуллина; танылган шагыйрә, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, популяр җыр текстлары aвторы, Һ. Такташ, С. Сөләйманова исемендәге әдәби премияләр лауреаты Сания Юныс кызы Әхмәтҗанова; Татарстан китап нәшриятының матур әдәбият редакциясе бүлеге мөдире, язучы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, А.Алиш исемендәге әдәби премия лауреаты Галимҗан Хәмитҗан улы Гыйльманов; тәрҗемәче, филолог Фатих бәй Кутлу; Казан шәһәре филармониясе солисты, Халыкара конкурслар лауреаты Рөстәм Насыйбуллин катнашты.
Китап язу турында, авторлар белән аралашуга корылган чарада Үзәк китапханә каршында эшләп килүче “Каурый каләм” әдәби иҗат берләшмәсе әгъзалары, әдәбият белән кызыксынучы, конкурста катнашырга теләгән яшь каләмчеләр, иҗатка тартылган мәктәп укучылары, китап сөючеләр, әдәбият-сәнгать дөньясын үз итүчеләр катнашты. Нәшрият хезмәткәрләре һәм язучылар эчтәлекле, бай мәгълүматлы чыгыш ясап, "Татар китабы-2026" әдәби конкурсы турында тамашачыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр, яшь иҗатчыларга үзләренең киңәшләрен җиткерделәр.

Другие записи
Конкурс «Лучший читатель месяца»
Покупайте книги, чтобы получать ценные подарки от Татарского книжного издательства!
Подробнее
Уже сегодня!
Книги, кофе и подарки: долгожданное открытие обновлённого магазина "Татарского книжного издательства"!
Подробнее
Выберите язык