Каталог товаров
14 майда Татарстан китап нәшрияты хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән уздырыла торган «Татар китабы-2026» конкурсы кысаларында Кукмара һәм Саба районнары Үзәк китапханәләрендә оештырылган чараларда булды.
Әлеге чараларда Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррир урынбасары, тарих фәннәре кандидаты Ләйсән Миңнуллина; Татарстан китап нәшриятының матур әдәбият редакциясе бүлеге мөдире, язучы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, А.Алиш исемендәге әдәби премия лауреаты Галимҗан Гыйльманов; Татарстан китап нәшриятының фәнни әдәбият һәм дәреслекләр редакциясе мөдире Рәмзия Шакирова; язучы, әдәбият галиме, филология фәннәре кандидаты, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Рәҗәп Бәдретдинов; Казан шәһәре филармониясе солисты, Халыкара конкурслар лауреаты Рөстәм Насыйбуллин катнашты.
Авторлар белән аралашуга корылган чарада Үзәк китапханәләр каршында эшләп килүче әдәби иҗат берләшмәләре әгъзалары, конкурста катнашырга теләгән яшь каләмчеләр, иҗатка тартылган мәктәп укучылары, китап сөючеләр, әдәбият-сәнгать дөньясын үз итүчеләр катнашты. Нәшрият хезмәткәрләре һәм язучылар эчтәлекле, бай мәгълүматлы чыгыш ясап, «Татар китабы-2026» әдәби конкурсы турында тамашачыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр, яшь иҗатчыларга үзләренең киңәшләрен җиткерделәр. Китапханәчеләр белән алдагы көннәрдә төрле проектлар, очрашулар, тәкъдим итү кичәләре оештыру, Татарстан китап нәшрияты белән тыгыз элемтәдә тору турында сүз куештылар.

Другие записи
Приглашаем!
Презентация новых изданий, посвящённых жизни и творчеству великого татарского поэта!
Подробнее
«Книги народов России»
Когда кажется, что расстояния не имеют значения, а книги объединяют даже самые далёкие уголки России.
Подробнее
Выберите язык