Каталог товаров
20 майда «Татарстан китап нәшрияты» хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән уздырыла торган «Татар китабы-2026» конкурсы кысаларында Әтнә районы Балалар сәнгать мәктәбендә оештырылган чарада булды.
Әлеге чарада Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррир урынбасары, тарих фәннәре кандидаты Ләйсән Миңнуллина; Татарстан китап нәшриятының матур әдәбият редакциясе бүлеге мөдире, язучы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, А. Алиш исемендәге әдәби премия лауреаты Галимҗан Гыйльманов; шагыйрә, прозаик, “Таян Аллага” Бөтенроссия әдәби конкурсы Гран-при бүдәге иясе Гөлүсә Батталова; Казан шәһәре филармониясе солисты, Халыкара конкурслар лауреаты Рөстәм Насыйбуллин катнашты.
Авторлар белән аралашуга корылган чарада Үзәк китапханәләр каршында эшләп килүче әдәби иҗат берләшмәләре әгъзалары, конкурста катнашырга теләгән яшь каләмчеләр, иҗатка тартылган мәктәп һәм техникум укучылары, китап сөючеләр, әдәбият-сәнгать дөньясын үз итүчеләр катнашты. Нәшрият хезмәткәрләре һәм язучылар эчтәлекле, бай мәгълүматлы чыгыш ясап, "Татар китабы-2026" әдәби конкурсы турында тамашачыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр, яшь иҗатчыларга үзләренең киңәшләрен җиткерделәр. Китапханәчеләр белән алдагы көннәрдә төрле проектлар, очрашулар, тәкъдим итү кичәләре оештыру, Татарстан китап нәшрияты белән тыгыз элемтәдә тору турында сүз куештылар.

Другие записи
«Татар китабы — 2026»
Мы посетили мероприятие, организованное в Детской школе искусств Атнинского района в рамках конкурса «Татар китабы — 2026».
Подробнее
«Татар китабы-2026» конкурсы
Татарстан китап нәшрияты хезмәткәрләре «Татар китабы-2026» конкурсы кысаларында Кукмара һәм Саба районнары Үзәк китапханәләрендә оештырылган чараларда булды.
Подробнее
Приглашаем!
Презентация новых изданий, посвящённых жизни и творчеству великого татарского поэта!
Подробнее
Выберите язык