Тасвирлама
Күренекле фольклорчы, галим Н. Исәнбәтнең бу китабы 1910–1950 елларда татарлар яшәгән төрле төбәк авылларын- да җыелган фольклор материаллары нигезендә төзелде. Хезмәт ХIХ–ХХ гасырның беренче яртысында көн иткән татарларның мифик ышанулары, им-томнары, алар белән бәйле йолалары, эш-гамәлләре, гадәтләре аша яшәү тәртипләрен күзалларга мөмкинлек бирә.
Җыентык милли сүз сәнгатебез образлары нигезләрен фәнни яктан җентекле дәлилләүләр белән бирелүе, жанр төрлелеген ло- гик эзлеклелектә, аңлаешлы системага утыртылган булуы белән аерылып тора. Автор һәр мәгълүматын фактлар җентеклелеге, документаль төгәллек белән, этнологик, этнографик детальләргә игътибарлы булып, географик дөреслекне саклап калуны кирәк саный һәм шулар бәрабәренә тасвирламаларының тулылыгына ирешә. Илебезнең төрле төбәкләрендә гомер итүче татарларның яшәү рәвешләрен күзалларга, аларның тел үзенчәлекләрен тоярга мөмкинлек бирүче әлеге китап – хәзерге буынга ирештерелгән зур хәзинә.