Товарлар каталогы
Фильтр буенча параметрлар

Исәнбәт Нәкый Сираҗетдин улы
Исәнбәт Нәкый Сираҗетдин улы 1899 елның 29 декабрендә элекке Уфа губернасының Златоуст өязе (хәзерге Башкортстанның Салават районы) Малаяз авылында мулла гаиләсендә туа. Авыл мәктәбендә башлангыч белемне алгач, 1911-1913 елларда - Уфадагы «Хәсәния», 1913 — 1916 елларда Казандагы «Мөхәммәдия» мәдрәсәләрендә укый. 1917 елдан татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Ике ел Уфа Халык мәгарифе институтында белем алганнан соң, 1921 елда Харьков университетының 3 нче курсына укырга керә. Ләкин университет мәгариф институтына әверелү һәм укыту украин теленә күчү сәбәпле, ул укуын ташларга мәҗбүр була. 1923 елдан Н.Исәнбәт Уфада яши. 1930 елның башында ул Казанга күчеп килә. Шул ук елның август аенда «Җидегән» дигән «яшерен контрреволюцион» оешмада әгъза булып торуда гаепләнеп, 10 ел дәвамында әдәбияттан читләтелеп яши, укытучы булып урнаша алган төрле мәктәп-техникумнардан да куылып тора. Гаилә тормышын алып бару өчен, «Спартак» аяк киемнәре фабрикасына кара эшче булып урнаша. Бары 30 нчы еллар ахырында, Мәскәүдәге Татар сәнгате декадасына әзерлек башлангач кына, ул әдәбиятка кире кайта ала. Шул вакыттан башлап, Н.Исәнбәт, профессиональ язучылык хезмәтенә күчеп, әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә. Н.Исәнбәт матбугатка беренче мәртәбә 1914 елда «Ак юл» дигән балалар журналында шагыйрь буларак чыга. 1925 елда әдипнең шигырьләре тупланган «Чаң» исемле беренче шигъри җыентыгы басылып чыга. Н.Исәнбәт — күпсанлы баллада һәм поэмалар авторы, республиканың иң күренекле драматургларының берсе. Аның пьесалары Уфа, Казан, Мәскәү һ.б. театрларда куела. («һиҗрәт» (1923), «Хуҗа Насретдин» (1939), «Җирән Чичән белән Карачәч Сылу» (1 942) һ.б.). Н.Исәнбәт — татар халкының рухи мирасын, тел-әдәбият хәзинәләрен, тарихи ядкярләрен, фольклорын җыю-барлау, гыйльми өйрәнү һәм аларны системага салып, бастырып чыгару өлкәсендә армый-талмый эшләгән галим-энциклопедистта. Ул «Идегәй» дастанының җыйналма текстын эшләп дөньяга чыгара (1940). Аның өч томлы «Татар халык мәкальләре» (1959-1967) һәм «Татар халык табышмаклары» (1970) бу өлкәдә дөньяда иң күләмле җыентыклардан санала. Н.Исәнбәт - искиткеч талантлы тәрҗемәче. Ул А.С.Пушкин, А.Грибоедов, В.Шекспир, Ж.Б.Мольер әсәрләрен тәрҗемә итә. Әдип балалар өчен дә иҗат итә («Куянкай», «Куян маҗаралары» һ.б.). Н.Исәнбәт - ТАССРның һәм РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1957, 1959). Татар әдәбияты, мәдәнияте һәм сәнгате өлкәсендәге нәтиҗәле хезмәтләре өчен Н.Исәнбәт Ленин ордены (1957), Хезмәт Кызыл Байрагы (1970), Халыклар дуслыгы (1979) орденнары белән бүләкләнә. 1968 елда өч томлы «Татар халык мәкальләре» китабы өчен әдип-галим ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. 1986 елда аңа «ТАССРның халык язучысы» дигән мактаулы исем бирелә. Н.Исәнбәт 1992 елда Казанда вафат була. 1939 елдан - Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Сортларга аеру:
популярлык
популярлык
әлифба
бәя арту буенча
бәя кимү буенча
Күрсәтергә:
30
30
60
90