Татарстанның каләм ияләре һәм наширләре игътибарына!
Татарстан китап нәшрияты Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән беренче тапкыр «Татар китабы — 2026» конкурсын башлап җибәрә. Әлеге проект заманча әдәбиятның иң яхшы вәкилләрен ачыклау һәм республикабызның яшь талантларына ярдәм итү максатыннан оештырыла. Конкурсның төп номинацияләре:
Без сезгә Конкурсның төп номинацияләрен тәкъдим итәбез:
-
«Яңа исем» (ел дебюты);
-
«Иң яхшы әдәби әсәр кергән китап»;
-
«Иң яхшы нон-фикшн китап»;
-
«Иң яхшы балалар китабы»;
-
«АЛГА буыны»: яшүсмерләр өчен китап;
-
«Елның иң күп сатыла торган китабы»;
-
«Аrt-китап»: автор бизәлешендәге уникаль басма;
-
«Татарстан халыклары китабы»: Татарстанда яшәүче халыклар телләрендәге басмалар;
-
«Ел китабы» – мөһим иҗтимагый вакыйга булган китап.
Конкурс берничә этаптан тора:
· Авторлар һәм укучылар белән очрашулар.
· Гаризалар кабул итү 2026 елның 1 июненнән башлана.
· Нәтиҗәләр 2027 елның февралендә ясалачак.
Конкурска кушылыгыз һәм үзегезне дөньяга танытыгыз!
Ничек катнашыргамы?
Конкурсның Нигезләмәсе белән танышыгыз һәм анкетаны тутырыгыз:
https://disk.360.yandex.ru/d/x4TZTf0sHub3Qw
АНКЕТАЛАР 1 ИЮНЬНӘН КАБУЛ ИТЕЛӘ.
📌 Безнең белән бергә татар әдәбияты тарихына керү өчен уникаль мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз!
Выберите язык

