Описание
Зәбир Гыймаевның «Каторжан» романы – Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән Татарстан Язучылар берлеге тарафыннан 2023 елда уздырылган татар телендәге әдәби әсәрләр конкурсының «Роман» номинациясендә өченче урынны алган әсәр. Әсәрдә узган гасырның 30 елларында сөргенгә сөрелгән татар гаиләләренең ачы язмышы, соңыннан «каторжан» Нурислам оныгы Гаязның ата-баба нигезенә кайтып төпләнүе җанлы вакыйгалар аша тасвирлана.