Товарлар каталогы
Зөлфәт Хәкимнең китабы сатуга чыкты. Китап турында ул үзе сөйләде.
Зөлфәт Хәкимнең «Туган батыр легендасы» сериясеннән өченче китабы «Ай чәчәге» дип атала. Автор укучысын, төп герой белән бергә, бәхет тамчылары бирә торган Ай чәчәген эзләргә җибәрә. Алда укучыны мавыктыргыч маҗаралар көтә. Туган батыр ерак илдәге барлык куркынычларны җиңеп чыга. Көчле рухлы геройның гамәлләре бәхеткә лаек булуның үзе бәхет икәнлеген тагын бер кат раслый. Акылга сыймаслык каршылыклар аша узганнан соң, ул бәхетнең кеше күңелендә булуына инана. Ә кеше күңеле үзеңне генә түгел, башкаларны да бәхетле итә ала торган могҗизалы гамәлләр кылырга сәләтле.
Башка язмалар
XII книжный фестиваль «Красная площадь»
Программа нашего участия в грандиозном литературном событии в Москве!
Тулырак
Выберите язык


