Товарлар каталогы
<p>20 ноябрьдә Роберт Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсендә Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллинның балалар өчен язылган “Күчтәнәч”, “Энекәш кирәк миңа”, “Малай-шалайлар”, “Әни, мин көчек күрдем!”, “Мөгезборын белән озынборын” китапларын тәкъдим итү кичәсе узды. Бу китаплар Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә басылып чыкты.</p><p>Әлеге чарада Р.Миңнуллинның балалар өчен язылган шигырьләре һәм җырлары яңгырады, күренекле шагыйрьләр, язучылар, җәмәгатьэшлеклеләре белән аралашу мөмкинлеге булды.</p>
Башка язмалар
XII книжный фестиваль «Красная площадь»
Программа нашего участия в грандиозном литературном событии в Москве!
Тулырак
Выберите язык


