Товарлар каталогы
Бу китаплар безгә җиңү бәясен аңларга ярдәм итә, сугыш каһарманнарын һәм аларның мәңгелеккә истә калырга лаеклы батырлыкларын искә төшерә.
1. М.Җәлилнең шигырьләре дөнья халыкларының 60 тан артык теленә тәрҗемә ителгән. Бу басма исә – «Моабит дәфтәрләре»нең төп-төгәл күчермәсе – факсимиле рәвешендә басылган җыентык.
2. Бөек Ватан сугышының канкойгыч вакыйгаларын, сугышчыларның батырлыкларын, кичкән михнәтләрен фронтта хәрби корреспондентлар яктырткан. «Ут эчендә туган матбугат» китабында татар телендә чыккан фронт газеталарына күзәтү ясалды. Татар язучылары һәм журналистларының мәкаләләреннән өзекләр, шигырьләр, хатлар да урын алды.
3. Бай фактик материалларга нигезләнгән әлеге китап Бөек Ватан сугышының әлегә билгесез сәхифәләрен ача. Аның үзәгендә фронт аръягы разведчигы лейтенант Ибраһим Аганин язмышы тора. Һ.Такташның авылдашы, гади татар егетенең искиткеч разведчикка әверелеп, авыр сынаулар алдында сынмыйча, туган иленә тугры калып, батырларча көрәшүе сокландыра, горурлык хисләре уята.

Башка язмалар
XII книжный фестиваль «Красная площадь»
Программа нашего участия в грандиозном литературном событии в Москве!
Тулырак
Выберите язык