Товарлар каталогы

Танылган татар язучысы М.Галиевның «Чытырманлыкта» һәм «Сүзләрдән — сәйләннәр» дип исемләнгән ике яңа китабы басылып чыгу уңаеннан узачак автограф-сессиягә чакырабыз!

«Чытырманлыкта». Китап Татарстан китап нәшриятында басылып чыкты.

Әлеге җыентыкка Татарстанның халык язучысы М. Галиевнең тәрҗемә әсәрләре туплап бирелде. Биредә М. Горький һәм А. Фуксның рус язучылары турындагы истәлекләре яктыртыла. Шулай ук дөнья әдәбиятының алтын фондына кергән Р. Акөтәгаваның «Чытырманлыкта» хикәя-новелласы, татарларны үз иткән алман галиме К. Фуксның татарлар, аларның көнкүреше, яшәү рәвеше, гореф-гадәтләре һ. б. турындагы хезмәте урнаштырылды. Шулай ук Ә. Карадауанның бөтендөнья тарихында җуелмас эз калдырган Чыңгыз хан турындагы язмалары, испанлы Р. Г. де Клавихоның сәяхәтнамәсе дә урын алды.

«Сүзләрдән — сәйләннәр».

М.Галиевның бу китабына төрле елларда иҗат ителгән гыйбрәтле сүз-әйтемнәр, мәкальләр туплап бирелде.

Башка язмалар
XII книжный фестиваль «Красная площадь»
Программа нашего участия в грандиозном литературном событии в Москве!
Тулырак
Выберите язык