Товарлар каталогы
<p>21 апрель көнне Казан шәһәренең Совет районында урнашкан 168 нче балалар бакчасында татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайга багышланган зур бәйрәм булды. Әлеге тантанада шагыйрь, балалар язучысы, Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире Ленар Шәех махсус кунак буларак катнашты.</p><p>Балалар Габдулла Тукай һәм Ленар Шәех шигырьләрен сөйләде, милли биюләрне һәм җырларны башкарды.</p><p>Сабыйларны татар теленә өйрәтүгә һәм әлеге бәйрәмгә әзерләүгә зур көч куйган югары категорияле тәрбияче, шагыйрә Надия Вәлиева кичәне бик матур итеп алып барды.</p><p>Балалар бакчасы мөдире Эльвира Садриева сәламләү сүзләрен җиткерде, Ленар Шәех шигырьләрен укыды, рәхмәтләрен әйтте.</p>
Башка язмалар
Дни культуры Республики Татарстан в Москве — 2026:
Приглашаем на книжную выставку и встречи с писателями!
Тулырак
Выберите язык


