Товарлар каталогы
Романда автор 1916–1918 елларда Бөре өязе Казанчы авылы һәм аның тирәсендә булган вакыйгаларны сурәтли. Сюжет сызыгы шунда туып, сугышта яраланып, туган ягына кайтып баручы Ильяс Муллаяров образына бәйләп үстерелә. Әсәрдә инкыйлаблар һәм Гражданнар сугышы вакыйгала ры үзәк урынны алып тора, авыл кешеләренең, төп герой ларның ике лагерьга бүленүе, каршылыкның, көчәя барып, аклар һәм кызыллар каршылыгына, партизаннар һәм аклар сугышына әйләнүе тасвирлана. Яшь геройлар арасындагы мәхәббәт тарихлары әсәргә романтик рух өсти.
Әсәр 2023 елда Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе тарафыннан уздырылган әдәби конкурсның «Роман» номинациясендә 1 нче урынны алды.

Башка язмалар
XII книжный фестиваль «Красная площадь»
Программа нашего участия в грандиозном литературном событии в Москве!
Тулырак
Выберите язык