Тасвирлама
Бу китапта татар әдәбияты классигы, Татарстан Республикасының халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Гариф Ахуновның (1925–2000) укучылар тарафыннан яратып кабул ителгән дүрт повесте урын алды.
«Йолдызлар калка» – автобиографик повесть. Ул язучының тормыш баскычлары, шәхси кичерешләре турындагы истәлекләр рәвешендә иҗат ителгән. «Ардуан батыр» повестеның төп герое – үз кул астында эшләүчеләрне берләштерә алган, рус даирәсендә милли йөзен саклап калган, рухи ныклыгы белән аерылып торган Мирсәет Ардуанов – әкият батырларына тиң гадәттән тыш көчле кеше буларак сурәтләнә. «Этләр патшасы» әсәрендә автор адәм балалары арасындагы мөнәсәбәт, җәмгыятьтә һәм гаиләдә кешенең урыны турында уйлана. «Акча күктән яумый» повесте исә тырышлыкны, хезмәт сөючәнлекне данлый.
Әдип бу әсәрләрендә геройларның рухи дөньясын, эчке кичерешләрен, әхлакый йөзен ачуга зур урын бирә.
Китап Гариф Ахуновның тууына 100 ел тулу уңае белән дөнья күрә.