Товарлар каталогы
Татарское ювелирное искусство

Татарское ювелирное искусство в собрании национального музея Республики Татарстан

Харрасов Ләис Мәүлит улы (Ләис Зөлкарнәй)
Шагыйрь һәм хикәяче Ләис Зөлкарнәй (Ләис Мәүлит улы Харрасов) 1962 елның 2 апрелендә Башкортстан Республикасының Бакалы районы Саскүл авылында колхозара ГЭС эшчесе - электрик гаиләсендә туа. 1979 елда шул ук районның Куштирәк авылында - урта мәктәпне, 1984 елда Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлеген тәмамлый. Шул вакыттан бирле ул Казанда журналистлык хезмәтендә: әүвәл республика татар балалар журналы «Ялкын» редакциясендә әдәбият бүлеге мөхәррире, аннары, 1989 елда, татар яшьләренең әдәби-нәфис «Идел» журналы чыга башлаган көннән 2002 елга кадәр әлеге журнал редакциясендә бүлек мөхәррире, бүлек мөдире вазифаларын башкара. 2003 елдан башлап Ләис Зөлкарнәй коммерция-бизнес эшенә күчә. Л.Зөлкарнәй - узган гасырның җитмешенче еллары ахырында әдәбият мәйданына чыккан сәләтле яшьләрнең берсе. Дистә еллар буена аның исеме көндәлек матбугат битләрендә даими күренә, үзенчәлекле шигырьләре, форма өлкәсендәге кызыклы табышлары һәм яңача тәҗрибә-экспериментлары белән каләмдәшләре арасында сокланулы абруй казана. Шулай да шагыйрьнең язганнары күп түгел, һәрхәлдә, бергә тупланып басмада күренгәннәре нибары ике зур булмаган җыентык: «Балачак күге» (1984) һәм «Кар өстендә алмалар» (1988). Л.Зөлкарнәй - 1985 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.
Сортларга аеру:
популярлык
популярлык
әлифба
бәя арту буенча
бәя кимү буенча
Күрсәтергә:
30
30
60
90
Басма китаплар
Узганны кабатлау (шигырьләр, кыйссалар, бәян)
Повторение пройденного. Зулькарнай Л.( Харрасов Л.М.) тат 2021г Е-3652.Тираж 1200