Товарлар каталогы
Фильтр буенча параметрлар

Зыятдинова Фирая Гали кызы
Шагыйрә һәм тәрҗемәче Фирая Гали кызы Зыятдинова 1945 елның 5 сентябрендә Татарстанның Әтнә районы Мамыш авылында туа. 1963 елда, колхозда эшләвеннән аерылмыйча укып, кичке урта мәктәпне тәмамлагач, Казанга килеп, Казан дәүләт университетының тарих-филология бүлегенә имтихан тота. 1968 елда университетта укуын тәмамлагач, бер ел мәктәптә укыта, аннары Татарстан китап нәшриятына эшкә урнаша. Шунда утыз елдан артык мөхәррир булып эшли. Ф.Зыятдинованың беренче шигъри тәҗрибәләре мәктәптә укыган елларында ук көндәлек матбугат битләрендә - әүвәл район газетасында, соңга таба республиканың үзәк газета-журналларында басыла. 1968 елда бер бәйләм лирик шигырьләре яшь авторларның күмәк җыентыгы «Беренче карлыгачлар» китабына урнаштырыла (андагы шигырьләр шагыйрә¬нең кыз вакытындагы фамилиясе - Фирая Шиһапова исеме астында бирелгәннәр). Ф.Зыятдинова - лирик шагыйрә. Аның төп темалары - яшьлек мәхәббәте, кеше күңеленең матурлыгын, сафлыгын, табигать белән бердәмлеген данлау, яшәүнең кадерен белү, нинди очракта да аның бәхет икәнлеген тою. Шигырьләре хискә, кичерешләргә бай. Шунлыктан аның күп кенә шигырьләренә музыка язылган. Ф.Зыятдинованың балаларга атап язган шигырь китаплары һәм басмада дөнья күргән тәрҗемә хезмәтләре дә бар. Аның фәнни-документаль, әдәби-публицистик, шулай ук әдәби тәрҗемәләре күп кенә күмәк җыентыкларда урын ала, аерым китаплар булып та чыга. Ул 2006 елның 22 апрелендә Казанда вафат була. Ф.Зыятдинова - 1989 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.
Сортларга аеру:
популярлык
популярлык
әлифба
бәя арту буенча
бәя кимү буенча
Күрсәтергә:
30
30
60
90
Библиотека
Лягушачий оркестр: Стихи
В книге собраны стихи Фираи Зиятдиновой для детей дошкольного возраста.
Бушлай
Библиотека
Огню хочется жить: Стихи
В книгу вошли лирико-философские стихи автора и произведения для детей.
Бушлай