Товарлар каталогы
Категорияне төгәлләштерегез:
Фильтр буенча параметрлар

Зәйдуллин Ркаил Рафаил улы (Ркаил Зәйдулла)
Зәйдуллин Ркаил Рафаил улы (Ркаил Зәйдулла) 1962 елның 23 гыйнварында хәзерге Чувашия Республикасының Комсомол районы Чичкан авылында туа. Башлангыч мәктәпне - туган авылында, урта мәктәпне күршедәге Чурачык авылында тәмамлый. 1979 елда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. Университетта укыганда ук «Татарстан яшьләре» газетасы белән хезмәттәшлек итә башлый. 1984-1985 елларда Р.Зәйдулла Аксубай районының Иске Татар Әдәм Суы авылы урта мәктәбендә башлангыч хәрби белем укытучысы булып эшли. 1985-1989 елларда башта «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасында, аннары яңадан «Татарстан яшьләре» газетасы редакциясендә эшли. Берара Татарстанның Яшел Үзән районы «Бишнә» совхозында төзүчеләр бригадасы җитәкчесе булып та эшләп ала. 1989 елда яшьләр өчен «Идел» журналы ачылгач, 2009 елның ахырына кадәр шул журналның бүлек мөхәррире хезмәтен башкара. Ул шулай ук Татарстан Язучылар берлегенең әдәби консультанты. Р.Зәйдулланың беренче иҗат тәҗрибәләре - шигырьләре - республика матбугатында 1977 елдан күренә башлый. Тора-бара ул «Яшь ленинчы», «Татарстан яшьләре» газеталарының, «Ялкын», «Казан утлары» журналларының даими авторларыннан берсе булып таныла, аерым цикллары, хикәяләре, юмористик язмалары «Идел» альманахы, «Чаян» журналы битләрендә дә дөнья күрә. 1984 елда яшь студент шагыйрьнең «Кояшлы күзләр» исемле беренче шигъри җыентыгы басыла. Алга таба «Күрәзә» (1988), «Урыс кышын озату» (1993) һ.б. шигъри җыентыклары дөнья күрә. Р.Зәйдулла - проза, драматургия, әдәби тәнкыйть һәм публицистика жанрларында да сәләтен күрсәткән әдип. Прозада ул үзен бигрәк тә тарихи-милли хикәяләр остасы итеп таныта («Тәңре кылычы», «Хан һәм шагыйрь», «Шаһгали» исемле хикәяләре). Әдипнең маҗарага корылган проза әсәрләре дә бар («Шаман», «Төнге сәфәр» һ.б.). Драматургиядә киң җәмәгатьчелеккә ул «Саташкан сандугач» исемле драмасы белән билгеле. Р.Зәйдулла үзенең укучыларына күпсанлы мәкаләләре һәм тәнкыйди язмалары белән дә таныш. Аның аерым әсәрләре, инглиз, төрек, үзбәк, рус һәм чуваш телләренә тәрҗемә ителеп, төрле басмаларда дөнья күрә. Әдипнең башка телләрдән татарчага үз шигъри тәрҗемәләре дә байтак. Р.Зәйдулла - Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (2007). 1990 елда «Күрәзә» китабы өчен Р.Зәйдулла Татарстан комсомолының М.Җәлил исемендәге премиясенә лаек була. 2005 елда «Ил», «Татар таҗы» исемле проза китаплары өчен аңа Татарстан Язучылар берлегенең Ф.Хөсни исемендәге премиясе бирелә. 2010 елда «Мәгарә» һәм «Ташка ордым башны» исемле китаплары өчен язучы Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге әдәби премиясенә лаек була. 1988 елдан - Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Сортларга аеру:
популярлык
популярлык
әлифба
бәя арту буенча
бәя кимү буенча
Күрсәтергә:
30
30
60
90
Библиотека
Казанская корона (Маленькие рассказы о великих людях X-XVIII веков)
Маленькие рассказы о великих людях Х-ХVIII веков на татарском языке.
Бушлай
Библиотека
Голову бил о камень: рассказы, эссе
Прозе Р. Зайдуллы свойственны краткость, образность и поэтичный язык. В то же время он использует приемы сурового реализма. Грусть и надежда, так ярко отраженные в произведениях, никого не оставят равнодушным. В своих эссе поэт задумывается о противоречивой судьбе татарского народа.
Бушлай
Библиотека
Пещера: Стихи, поэмы
Новый сборник Ркаила Зайдуллы не оставит читателя равнодушным. Эти стихи посвящаются каждому, кто живет татарской поэзией. Здесь и размышления о судьбе нашего народа, и искренняя любовь, и тоска расставания, и надежда на светлое будущее…
Бушлай
Электрон китаплар
Төштән соң (шигырьләр, поэмалар)
После полудня.Төштән соң. 2022г.Зайдуллин Р.Р. О-3021 Тираж 1200 в упк 8шт
Басма китаплар
Төштән соң (шигырьләр, поэмалар)
После полудня.Төштән соң. 2022г.Зайдуллин Р.Р. О-3021 Тираж 1200 в упк 8шт
Басма китаплар
Казанский альманах 2022 (Перламутр)
Казанский альманах Перламутр. 2022г. русс О-1296 Тираж 1000
Электрон китаплар
Сунар. (Хикәяләр, бәяннар, публиөистик язмалар, мәзәк хәлләр)
Охота (Сунар) Зайдуллин Р.Р. (Ркаиль Зайдулла) 2020 тат А-3330 Тираж 1200 8шт
Басма китаплар
Сунар. (Хикәяләр, бәяннар, публиөистик язмалар, мәзәк хәлләр)
Охота (Сунар) Зайдуллин Р.Р. (Ркаиль Зайдулла) 2020 тат А-3330 Тираж 1200 8шт
Электрон китаплар
Татар таҗы
Татарская корона (Татар таҗы) Зайдуллин Р.Р.(Зайдулла Ркаил) 2019г. О-3137 Тираж 3000 8шт
Басма китаплар
Татар таҗы
Татарская корона (Татар таҗы) Зайдуллин Р.Р.(Зайдулла Ркаил) 2019г. О-3137 Тираж 3000 8шт