Товарлар каталогы
Категорияне төгәлләштерегез:
Фильтр буенча параметрлар

Заһидуллина Дания Фатих кызы
Заһидуллина Дания Фатих кызы 1964 елның 1 октябрендә Мөслим районы Әмәкәй авылында туа. 1971 елда Әмәкәй урта мәктәбенең беренче сыйныфына укырга керә. Мәктәптә укыганда ук шигырьләр яза, алар район газетасында басылалар. «Авыл утлары» газетасы каршында Ф.Садриев оештырган әдәби түгәрәккә йөри. 1981 елда Д.Заһидуллина Казан дәүләт университетының филология факультетына укырга керә. 1986 елны университетны тәмамлагач, авыл мәктәбенә укытырга китә. Балтач районы Түнтәр урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. 1989 елны Казанга күчә, рус мәктәбендә татар теле укыта башлый. Шул ук елны Мәскәү милли мәктәпләр институты каршындагы аспирантурага керә. Казанда татар филологиясе, тарихы һәм Көнчыгыш телләре факультеты ачылгач, аспирантурада укуын биредә дәвам итә. 1992 елдан - университетта укытучы. 1993 елда Д.Заһидуллина кандидатлык диссертациясе яклый. Республикада чыга торган газета-журналларда фәнни мәкаләләр, язмалар белән даими чыгышлар ясый. 2000 елда «Урта мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы» һәм «Әдәбият кануннары һәм заман (Татар әдәбият нәзариясенең барлыкка килүе һәм үсеш баскычлары)» дигән ике зур хезмәтен бастырып чыгара. 2001 елда докторлык диссертациясе яклый. Филология фәннәреннән диссертацияләр яклау Советында гыйльми сәркатип вазифасын башкара. Хәзерге вакытта - КФУ профессоры. 2007 елда Д.Заһидуллина Татарстан Фәннәр академиясенә мөхбир-әгъза һәм баш гыйльми сәркатип итеп сайлана. Д.Заһидуллина - 150 дән артык фәнни хезмәт, дистәдән артык китап авторы. Галимә бүгенге көн прозасын өйрәнә. 2006 елда Д.Заһидуллина «Мирас» һәм «Казан утлары» журналларында басылып чыккан әдәби-тәнкыйть мәкаләләре өчен Татарстан Язучылар берлегенең Җ.Вәлиди исемендәге әдәби премиясенә лаек була. 2005 елдан - Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Сортларга аеру:
популярлык
популярлык
әлифба
бәя арту буенча
бәя кимү буенча
Күрсәтергә:
30
30
60
90