Товарлар каталогы
Категорияне төгәлләштерегез:
Фильтр буенча параметрлар

Юзеев Салават Илдар улы
Юзеев Салават Илдар улы 1960 елның 2 февралендә Казан шәһәрендә халык шагыйре И.Юзеев гаиләсендә туа. 1982 елда Казан дәүләт университетының математика һәм кибернетика факультетын тәмамлый. 1999 елга кадәр Казан предприятиеләрендә инженер-программист булып эшли. 1999 елдан «Татарстан» Дәүләт телерадио-тапшырулар компаниясендә эшли башлый. 2004 елдан - Татарстан Иҗтимагый инновацион фондының «Инновация» студиясендә режиссер. С.Юзеевның әдәби эшчәнлеге әтисе И.Юзеевның шигырьләрен русчага тәрҗемә итүдән башлана. Соңрак үзенең шигырьләре һәм хикәяләре төрле газета-журналларда, альманах-җыентыкларда («Идель», «Комсомолец Татарии», «Вечерняя Казань», «Кают-компания», «Стихи казанских студентов» һ.б.) басыла. Соңгы елларда «Идель», «Казань» журналында «Аве, Цезарь!», «Сквозняк тишины», «Рядовой Хузин» дигән әсәрләре басылып чыга. Авторның «Клавка», «О тех, кого нет», «Записки эпохи раннего телевидения», «А сколько тебе лет?» хикәя-повестьлары берничә тапкыр «Русский переплет», «Топос», «Заповедник» исемле интернет-журналларга тәкъдим ителә. 2001 елда Татарстан китап нәшриятында «Я остаюсь здесь» исемле проза китабы басылып чыга. Әлеге китап «Ел китабы-2001» бәйгесендә призлы урын яулый. С.Юзеев 2003 елда, Америкада булып, Нью-Йорк һәм Санта Фе шәһәрләрендә шигырь сөючеләр алдында чыгышлар ясый. 1999 елдан С.Юзеев автор һәм режиссер буларак телевидение һәм документаль кино өлкәсендә эшли. Ул татар халкының бөек шәхесләре Ш. Мәрҗани, К. Насыйри, Р. Фәхретдинов, М.Бигиев, Х.Габәши, С.Максуди һ.б. турында 20 дән артык документаль фильм төшерә. 2004 елны татар тарихы турында уйлануларга корылган «Китмибез!» исемле фильм дөнья күрә. 2006 елда «Сквозняк тишины» исемле китабы өчен С.Юзеев Татарстан Язучылар берлегенең Г.Державин исемендәге әдәби премиясе белән бүләкләнә. 2005 елдан - Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Сортларга аеру:
популярлык
популярлык
әлифба
бәя арту буенча
бәя кимү буенча
Күрсәтергә:
30
30
60
90