Товарлар каталогы
Категорияне төгәлләштерегез:
Фильтр буенча параметрлар

Юзеев Илдар Гафур улы
Юзеев Илдар Гафур улы 1933 елның 3 гыйнварында Башкортстанның Яңавыл районы Ямады авылында туа. Ямады урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, 1950-1954 елларда Казан дәүләт педагогика институтының татар филологиясе бүлегендә укый. Хезмәт юлын И.Юзеев журналистикадан башлый: 1954-1966 елларда «Пионер» (хәзерге «Ялкын») республика балалар журналының җаваплы сәркатибе, аннары бер ел «Чаян» журналы редакциясендә әдәби хезмәткәр булып эшли. 1967-1971 елларда ул Татарстан Язучылар берлегенең әдәби консультанты хезмәтендә. 1973 елда Мәскәүдә М.Горький исемендәге Әдәбият институты каршындагы икееллык Югары әдәби курсларны тәмамлап кайткач, өч ел дәвамында «Казан утлары» журналының поэзия бүлегенә җитәкчелек итә. 1977-1987 елларда исә Татарстан Язучылар берлегендә яшь авторлар белән эшләү бүлеге мөдире һәм идарә рәисенең урынбасары вазифаларын башкара. Аннары «Сабантуй» газетасы һәм «Сәхнә» журналы редакцияләрендә эшли. И.Юзеевның 1943 елда «Дошман җиңелә» исемле шигыре район газетасында басыла. «Тормыш җиңә» исемле беренче эпик әсәре 1951 елда языла. 1955 елда иҗат ителгән «Таныш моңнар» поэмасы әдипнең беренче шигъри җыентыгында («Таныш моңнар», 1956) басылып чыга. Шагыйрьнең шуннан соң «Әнкәй» (1959), «Фәрит-Фәридә» (1959), «Язылмаган поэма» (1964), «Карурман» (1971), «Таш диварлар авазы» (1973), «Өзелмәс кыллар» (1977), «Сез кабызган утлар» (1986) һ.б. лирик, драматик поэмалары, шигъри «Мәхәббәт китабы» (1979), балладалары, күпсанлы лирик шигырьләре дөнья күрә. Аның дистәләрчә шигъри әсәрләренә көй язылган («Яшь наратлар» (Җ.Фәйзи көе), «Кайтам инде», «Бөркет турында җыр» (икесе дә С.Садыйкова көе) һ.б.). И.Юзеев - танылган татар драматургларның берсе. Әдипнең пьесалары Татарстанда гына түгел, чит республикаларда һ.б. милли театр сәхнәләрендә дә уңыш белән бара. Аның иң күп куелган әсәрләреннән берсе - «Сандугачлар килгән безгә» исемле моңсу комедиясе. 1978 елда Бөтенроссия фестивалендә Тува рус театры куйган сәхнә варианты өчен театр коллективы һәм пьеса авторы I дәрәҗә Диплом белән бүләкләнә һәм фестиваль лауреаты дигән исемгә лаек була. Шагыйрь-драматургның «Янар чәчәк», «Улыбыз өйләнә, без аерылышабыз», «Бөркетләр кыяга оялый», «Кыр казлары артыннан», «Хуш, Хәйбүш!» һ.б. драма һәм комедияләре дә профессиональ театрларның репертуарында ныклы урын алып тора. ИЮзеев - шигъри трагедия жанрында да тырышып, күңелен биреп эшләгән әдип («Соңгы төн», «Очты дөнья читлегеннән», «Мәңгелек белән очрашу», «Бәгырь», «Ахырзаман гашыйклары» әсәрләре). Шагыйрь шулай ук татар балалар әдәбиятын үстерүгә һәм яшь әдәби алмаш тәрбияләүгә үзеннән зур өлеш кертә. Аның балаларга адресланган әсәрләре дә байтак. Әдип - тезмә һәм чәчмә әсәрләре тупланган 40 тан артык китап авторы. Әдәбият һәм театр сәнгате өлкәсендәге хезмәт-ләре өчен ИЮзеевка 1979 елда - «ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе», ә 1983 елда «РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исемнәр бирелә. 1986 елда ул «Почет билгесе» ордены белән бүләкләнә. 1968 елда - «Миләүшә» исемле җыентыгына тупланган поэмалары һәм балладалары өчен шагыйрь Татарстан комсомолының М.Җәлил исемендәге премиясенә, ә «Таш диварлар авазы» һәм «Өзелмәс кыллар» исемле поэмалары өчен 1980 елда ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. 1993 елда Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиев Указы белән И.Юзеев «Татарстан Республикасының халык шагыйре» дигән мактаулы исемгә лаек була. 2003 елда аңа Татарстан Язучылар берлегенең Ш.Маннур исемендәге әдәби премиясе бирелә. И.Юзеев 2004 елда Казанда вафат була. 1958 елдан - Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Сортларга аеру:
популярлык
популярлык
әлифба
бәя арту буенча
бәя кимү буенча
Күрсәтергә:
30
30
60
90
Библиотека
Театр поэта: Драмы, комедии
В эту книгу известного поэта вошли его сценические произведения, написанные в последнее время.
Бушлай
Библиотека
Ильдар Юзеев. Избранные произведения в пяти томах, т.5
Ильдар Юзеев - народный поэт Татарстана, автор 30 поэм и более 40 поэтических сборников, а также популярных песен.
Бушлай
Библиотека
Ильдар Юзеев. Избранные произведения в пяти томах, т.4
Ильдар Юзеев - народный поэт Татарстана, автор 30 поэм и более 40 поэтических сборников, а также популярных песен.
Бушлай
Библиотека
Ильдар Юзеев. Избранные произведения в пяти томах, т.3
Ильдар Юзеев - народный поэт Татарстана, автор 30 поэм и более 40 поэтических сборников, а также популярных песен.
Бушлай
Библиотека
Ильдар Юзеев. Избранные произведения в пяти томах, т.2
Ильдар Юзеев - народный поэт Татарстана, автор 30 поэм и более 40 поэтических сборников, а также популярных песен.
Бушлай
Библиотека
Ильдар Юзеев. Избранные произведения в пяти томах, т.1
Ильдар Юзеев - народный поэт Татарстана, автор 30 поэм и более 40 поэтических сборников, а также популярных песен.
Бушлай
Библиотека
Верблюды на снегу: стихи для детей
В книгу вошли наивные, искренние, светлые стихи народного поэта Республики Татарстан Ильдара Юзеева, написанные для детей.
Бушлай
Библиотека
Ильдар Юзеев: воспоминания, беседы, стихи
В книгу вошли воспоминания, фотографии, стихотворения, посвященные Ильдару Юзееву – народному поэту Республики Татарстан, лауреату Государственной премии имени Г. Тукая.
Бушлай
Басма китаплар
Карбыз белән Фәрваз
Арбуз и Фарваз.Карбыз белән Фәрваз.Юзеев И.Г. тат 2023г.Тираж 2000 С-1815 20шт
Басма китаплар
Шигъри трагедияләр
Трагедии в стихах. Юзеев И.Г.
2019 г. Артикул О-237. На татарском языке. 16+
2019 г. Артикул О-237. На татарском языке. 16+