Товарлар каталогы
Фильтр буенча параметрлар

Юзиев Айдар Нил улы
Гарәп теле белгече, тәрҗемәче Айдар Нил улы Юзиев 1958 елның 7 июнендә Казанда туа, галим Нил Юзиев гаиләсендә тәрбияләнеп үсә. Гаиләдә хөкем сөргән иҗади мохит аның алдагы рухи омтылышларының да юнәлешен билгели. Казанда урта мәктәпне тәмамлагач, ул 1975 елда Ленинград дәүләт университетының Көнчыгыш факультетына укырга керә һәм 1980 елда аның гарәп бүлеген тәмамлый. Университеттан соң, 1981-1983 елларда, Совет Армиясенең Махсус контингент әзерләү үзәгендә тәрҗемәче (гарәп теле) булып хезмәт итә. Гаскәри хезмәт мөддәтен тутырып кайтканнан соң, А.Юзеевның хезмәт юлы һәм гыйльми эшчәнлеге, нигездә, СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтының тарих бүлеге (1996 елдан - Татарстан Фәннәр академиясенең Тарих институты ) белән бәйле, анда ул 2001 елга кадәр эшли. 1986-1989 елларда СССР Фәннәр академиясе Фәлсәфә институтының Шәрык секторында аспирантура тәмамлап, 1990 елда шунда «Шиһабетдин Мәрҗани карашлары һәм гарәп-мөселман фәлсәфәсе» дигән темага кандидатлык, 1998 елда «ХVIII-ХIХ гасырларда татар фәлсәфи фикере» дигән темага докторлык диссертацияләрен яклый. А.Юзеевның фәнни-әдәби тикшеренүләре өлкәсе - татар иҗтимагый-фәлсәфи фикере тарихы һәм ислам фәлсәфәсе. Бу темаларга төрле көндәлек һәм монографик басмаларда, гыйльми җыентыкларда аның илледән артык фәнни һәм әдәби-публицистик хезмәте дөнья күрә. Ул шулай ук татар иҗтимагый фикере һәм фәлсәфәсенә багышланган укыту-методик кулланмалар, гарәп теленнән тәрҗемәләр авторы һәм фәнни басмаларның редакторы буларак та билгеле. Аерым алганда, аның фәнни-әдәби мөхәррирлегендә күренекле әдәбият галиме, профессор Н.Юзиевның тормыш юлын һәм иҗат мирасын төрле яклап яктырткан «Нил Юзиев - шигъри җанлы акыл иясе» дигән күләмле җыентыгы (2002) дөнья күрә. А.Юзиев - 1999 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Сортларга аеру:
популярлык
популярлык
әлифба
бәя арту буенча
бәя кимү буенча
Күрсәтергә:
30
30
60
90