Товарлар каталогы
Фильтр буенча параметрлар

Юнысов Миргазиян Мөхәммәтзакир улы (Миргазиян Юныс)
Юнысов Миргазиян Мөхәммәтзакир улы (Миргазиян Юныс) 1927 елның 25 маенда Татарстанның Баулы районы Исергәп авылында туа. 1941 елны, авыл мәктәбенең алтынчы сыйныфын тәмамлагач, мәктәптә укуын ташларга мәҗбүр булып, колхозда эшли. 1944 елның августында хәрби хезмәткә алынып, хәрби авиация мәктәбенә укырга җибәрелә, анары укчы-радист вазифасында бомбардировщиклар эскадрильясында хезмәт итә. 1950 елда экстерн тәртибендә Харьков хәрби авиация училищесын тәмамлагач, авиаэскадрильяда элемтә бүлеге башлыгы вазифаларын башкара. Бер үк вакытта, кичке мәктәптә укып, гомуми урта белем ала. 1955 елда, сәламәтлеге буенча очу эшеннән азат ителгәч, М.Юныс Мәскәү университетының филология факультетына укырга керә. Бераздан университетның читтән торып уку бүлегенә күчеп (аны ул 1961 елда тәмамлый), Кара диңгез дәүләт пароходчылыгында навигатор булып эшли башлый. 1957 елда кыска сроклы курсларны тәмамлагач, М.Юнысны чит илгә йөри торган сәүдә корабына капитанның беренче ярдәмчесе итеп билгелиләр. Бу эшендә ул 1968 елга кадәр була. 1968 елдан Мәскәүдә бер ел Диңгез флотының фәнни-тикшеренү институтында - баш белгеч, аннары СССР Диңгез флоты министрлыгында дүрт ел буе бүлек башлыгы, «Наука и религия» журналы редакциясендә бүлек мөдире вазифаларын башкара. 1977-1988 елларда ул яңадан элекке хезмәтендә - Азов диңгезе дәүләт пароходчылыгында сәүдә корабы капитанының беренче ярдәмчесе булып эшли. 1988 елдан - язучы-профессионал. М.Юныс - әдәбиятка зур тормыш тәҗрибәсе туплап килгән каләм осталарының берсе. 1964 елны «Казан утлары» журналында яшь авторның «Безнең өй өянке астында иде...» исемле беренче хикәясе дөнья күрә. Аннан соң шул ук «Казан утларымда, «Ялкын», «Азат хатын» (хәзерге «Сөембикә») журналларында бер-бер артлы «Энҗе эзләүчеләр», «Кочегар», «Йәмәнгә сәяхәт», «Диңгезче Хәнифә», «Янар таулар», «Диңгез чакыра», «Зәңгәр дөнья», «Румба негра» кебек хикәяләре, юлъязмалары басыла. 1968 елда Татарстан китап нәшриятында «Тимер фил» исеме белән беренче хикәяләр җыентыгы һәм 1970 елда «Занзибар зәңгәр болытлар артында» дигән романтик повесте аерым китап булып чыга. 70-80 нче еллар М.Юнысның иҗат биографиясендә күләмле проза әсәрләре белән характерлы («Тозлы җил», «Теләп алган давыл», «Таңда Босфор аша» повестьлары (соңыннан алар өчесе бергә «Дөнья гизү» трилогиясе дип атала), «Шәмдәлләрдә генә утлар яна» кыйссасы, «Табу һәм югалту» повесте, «Вавилон елгалары - Шәрык», «Европа ат сагына», «Соңгы сулыш» исемнәрендәге өч китаптан торган «Юлда уйланулар» юлъ-язма-сәяхәтнамәсе һ.б.). Соңгы елларда ул бигрәк тә публицистика, әдәби тәнкыйть, эссеистика жанрларында актив эшли. М.Юныс - Әлмәт Язучылар оешмасының С.Сөләйманова исемендәге әдәби бүләк иясе, Татар ПЕН-клубының мактаулы рәисе. 2004 елда әдип «Альбатрос язмышы» (2002) исемле китабы өчен Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. 1973 елдан - Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Сортларга аеру:
популярлык
популярлык
әлифба
бәя арту буенча
бәя кимү буенча
Күрсәтергә:
30
30
60
90