Товарлар каталогы
Категорияне төгәлләштерегез:
Фильтр буенча параметрлар

Яруллин Фәнис Гатаулла улы
Яруллин Фәнис Гатаулла улы 1938 елның 9 февралендә Татарстанның Баулы районы Кызылъяр авылында туа. Җидееллык белемне туган авылында ала. Аннары бер ел Баулы урта мәктәбенең сигезенче сыйныфында укый. 1954 елда ул «Татнефть» берләшмәсенең Баулы элемтә конторасына монтер булып эшкә урнаша. Шунда эшләгәндә, 1957 елда, аны армиягә алалар. Анда ул һава укчы-радистлары мәктәбендә укый. Бәхет-сезлеккә каршы, спорт күнегүләренең берсендә турниктан егылып төшеп, умыртка сөяген имгәтә һәм гомергә йөри алмас хәлдә кала. Озак еллар урын өстендә һәм хастаханәләрдә дәваланып ятуына карамастан, Ф.Яруллин бөтен тырышлыгын үзенең белем дәрәҗәсен күтәрүгә, әдәби иҗат эшенең серләрен үзләштерүгә юнәлтә: 1963 елда урта мәктәп программасы буенча экстерн тәртибендә имтихан тота, 1970 елда исә, читтән торып укып, Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлый. Яшь егетнең беренче иҗат тәҗрибәләре матбугатта 1960 елда Баулы район газетасында, аннан соң республика газета-журналларында басыла. 1964 елда Ф.Яруллинның беренче мөстәкыйль китабы - «Мин тормышны яратам» исемле шигырьләр җыентыгы дөнья күрә. Шул ук елда бер шәлкем шигырьләре Бөтенсоюз яшь авторлар конкурсында II дәрәҗә бүләккә лаек була һәм, рус теленә тәрҗемә ителеп, «Розовый олень» исемле күмәк җыентыкка кертелә. 60-90 нчы еллар дәвамында авторның балаларга һәм яшь укучыларга атап язган «Май төне» (1966), «Бакчалар бәскә төренә» (1967), «Минем елмаю» (1968), «Ачсаң күңел тәрәзәләрен» (1969), «Гел ашыгам» (1970), «Алмалар пешкән чакта» (1971), «Аерылмас дустым» (1975), «Яшел утрау хуҗалары» (1976), «Зәңгәр күлдә Ай коена» (1990), «Биюче бака» (1996), «Өе балчык, иясе карчык» (1996) исемле җыентыклары нәшер ителә. 70 нче елдан башлап Ф.Яруллин проза жанрының зуррак формаларына да мөрәҗәгать итә. 1971 елда ул «Җилкәннәр җилдә сынала» исемле повестен яза. Аннан «Кыйгак-кыйгак каз кычкыра», «Чәчәкләр моңы», «Кайту», «Яралы язмышлар» һ.б. әсәрләре дөнья күрә. Әдипнең иҗат мирасында Татарстан һәм Башкортстан театрларында куелган дистәдән артык сәхнә әсәрләре дә бар. «Әнә килә автомобиль...» комедиясе тамашачылар алдында аеруча зур уңыш казана. Әдип - 40 ка якын проза һәм шигъри китаплар авторы. Ф.Яруллин - ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1984), Халыклар дуслыгы ордены кавалеры (1985). 1978 елда - «Аерылмас дустым» (1975) һәм «Сулыш» (1978) шигъри җыентыклары өчен Ф.Яруллин Татарстан комсомолының М.Җәлил исемендәге премиясенә, 1995 елда лирик шигырьләре һәм поэмалары тупланган «Җан авазы» (1994) исемле китабы өчен Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. Татар әдәбиятын үстерүдәге зур казанышлары өчен әдипкә 2001 елда Татарстан Республикасы Президенты М. Ш. Шәймиев Указы белән «Татарстан Республикасының халык шагыйре» дигән мактаулы исем бирелә. 2011 елда Ф.Яруллин Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Язучылар берлегенең А.Алиш исемендәге әдәби премиясе белән бүләкләнә. Ф.Яруллин 2011 елда Казанда вафат була. 1968 елдан - Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Сортларга аеру:
популярлык
популярлык
әлифба
бәя арту буенча
бәя кимү буенча
Күрсәтергә:
30
30
60
90