Товарлар каталогы
Категорияне төгәлләштерегез:
Фильтр буенча параметрлар

Якупова Венера Абдулла кызы
Венера Абдулла кызы Якупова 1959 елның 6 июлендә Татарстанның Яшел Үзән районы Кызыл Яр авылында эшче гаиләсендә туа. 1976 елда Васильевода урта мәктәпне, 1981 елда Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлый. 1981-1984 елларда Яшел Үзән районында чыгучы «Зеленодольская правда» газетасында үзхәбәрче булып эшли. 1984-1986 елларда Мәскәү яшьләр институтында укып, сәяси белем ала. 1986-1995 елларда «Молодежь Татарстана» газетасында - үзхәбәрче, бүлек җитәкчесе, баш редактор урынбасары вазифаларын башкара. 1995 елдан «Казанские ведомости» газетасының баш редакторы хезмәтендә. В.Якупова узган гасырның туксанынчы елларында, җәмгыятьтә милли үзаң үскән чорда, үзен көчле публицист итеп таныта. Татар халкының суверенитет өчен көрәше, Кырым татарларын туган илләренә кайтару кирәклеге турындагы очерклары аны халыкка якынайта. В.Якупованың 2000 елда «100 историй о суверенитете» исемле беренче китабы дөнья күрә һәм ул җәмәгатьчелектә зур резонанс тудыра. Китап Татарстанның яңа тарихы һәм татар халкы турында. 2001 елда «100 историй о суверенитете» исемле китабының икенче басмасы дөнья күрә. Шул ук елны аның «Крымские татары, или Привет от Сталина!» дигән җыентыгы укучыларга барып ирешә. Әлеге җыентыкка кергән мәкаләләре өчен ул 1990 елда Татарстан журналистларының Х.Яма¬шев исемендәге премиясенә лаек була. Ул - Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1995). В.Якупова - 2002 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Сортларга аеру:
популярлык
популярлык
әлифба
бәя арту буенча
бәя кимү буенча
Күрсәтергә:
30
30
60
90
Басма китаплар
Добро и зло российской журналистики
Добро и зло российской журналистики. Якупова В.А.комиссия