Товарлар каталогы
Категорияне төгәлләштерегез:
Фильтр буенча параметрлар
Вайнер Борис Гиршевич 1948 елның 25 гыйнварында Сахалин өлкәсенең Курильск районы Буревестник поселогында туа. Бала чагы Татарстанның Матвеевка авылында һәм Бөгелмә шәһәрендә үтә. 1960 елда гаиләләре белән Казанга күчеп киләләр. Ул Казан шәһәренең 131 нче мәктәбен һәм Казан дәүләт педагогика институтын тәмамлый.
Совет Армиясе сафларында хезмәт иткәннән соң, Б.Вайнер 1972-1974 елларда Сахалин утравында мәктәптә һәм ПТО системасында укыта, 1974-1978 елларда - «Калининец», 1978-1990 елларда «Вечерняя Казань» газеталарында журналист булып эшли, республика һәм үзәк матбугат органнары белән хезмәттәшлек итә.
Б.Вайнер - балалар һәм өлкәннәр өчен язылган «Что за день сегодня!» (1982), «Зеркальный вариант» (1983), «Мы с Барбосом» (1987), «Мелкие неприятности» (1989), «Берегите Бармалея!» (1988) һ.б. китаплар авторы. Аның әсәрләре «Огонек», «Крокодил», «Чаян», «Крестьянка», «Идель», «Литературная газета» һ.б. газета-журнал битләрендә әледән-әле басылып килә.
Б.Вайнерның иҗат эшчәнлеге киң һәм күптөрле. Ул шулай ук әдәби тәрҗемә эше белән актив шөгыльләнә. М.Җәлил, Ш.Галиев, Р.Фәйзуллин, З.Нури, Н.Арслан, Г.Бәширов, К.Булатова, Р.Миңнуллин һ.б. татар әдипләренең, шулай ук күренекле чит ил язучыларының әсәрләрен рус теленә тәрҗемә итә. Б.Вайнер - Г.Х.Андерсен исемендәге халыкара Почетлы дипломга ия булган Ш.Галиевнең «Куян зарядка ясый» китабының төп тәрҗемәчеләренең берсе. Ул инглиз теленнән дә тәрҗемә итә. Танылган инглиз классигы Дж.Раскинның «Король Золотой Реки» повестен россиялеләр беренче тапкыр Б.Вайнер тәрҗемәсендә укыйлар. Р.Айнсворт, Д.Джекобс (Бөекбритания), Р.Брэдбери, Л.Хирн, Д.Ньюмен, Э.Девендорф (АКШ) әсәрләре дә аның каләме аша рус телендә укучыларга җиткерелә.
Әдипнең иҗат эшчәнлегенең тагын бер өлкәсе - драматургия. Аның пьесалары буенча куелган спектакльләр татар театр сәхнәләрендә уйналып килә.
(«Белоснежка и семь гномов», «Три поросенка (новые приключения)» һ.б.).
Б.Вайнер җыр жанрында да актив иҗат итә. 150 гә якын шигырен үзе үк көйгә салган. 2004 елда автор башкаруында «Лунатики» дигән диск дөнья күрә. Ул - «Казан студентлары гимны» текстының авторы.
Ул - «Белая ворона» яшьләр иҗат берләшмәсенең әдәби консультанты.
«Зонтик» балалар журналы - Б.Вайнерның үз наширлегендә һәм мөхәррирлегендә дөньяга килгән басма. 1996 елда әлеге басманы оештыручы һәм мөхәррире буларак ул Россия Федерациясенең Яшьләр эшләре буенча комитетының «Артиада России» Бөтенроссия премиясенә лаек була. 2002 елда Америка ПЕН-клубы оештырган рус телле балалар язучылары арасында үткәрелгән Халыкара интернет-бәйгедә җиңүче дип табыла. Инвалид балалар белән актив эшләгәне өчен Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Татарстан региональ оешмасы Б.Вайнерны Мактау грамотасы белән бүләкли.
2006 елда Б. Вайнер әдәбиятны үстерүгә керткән казанышлары өчен Казан шәһәренең М.Горький исемендәге әдәби премиясенә лаек була.
2008 елда аңа «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелә.
1985 елдан - Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Сортларга аеру:
популярлык
популярлык
әлифба
бәя арту буенча
бәя кимү буенча
Күрсәтергә:
30
30
60
90
Выберите язык


