Товарлар каталогы
Татарское ювелирное искусство

Татарское ювелирное искусство в собрании национального музея Республики Татарстан
- Авторы
- •
- Тузов Михаил Викторович

Тузов Михаил Викторович
Михаил Викторович Тузов 1945 елның 29 июлендә Казан шәһәрендә хәрбиләр гаиләсендә туа. 1962 елда урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, М.Тузов Саратов хәрби училищесына укырга керә. 1963 елда аның «Пограничник» газетасында «Американская трагедия» дигән тәүге шигыре басыла. 1965 елда училищены тәмамлаганнан соң, лейтенант Тузов взвод командиры итеп Арзамас-16 (хәзерге Саратов) шәһәренә җибәрелә. 1969 елда ул укуын Мәскәүдә СССР Эчке эшләр министрлыгының Югары мәктәбендә дәвам итә. Шуннан соң Көнбатыш Себергә хезмәт итәргә җибәрелә. М.Тузов хәрби хезмәттә үзенә йөкләнгән вазифаларны үтәгәндә аягын җәрәхәтли һәм ул инвалидлык ала. Тик бу фаҗига офицерның рухын сындырмый, ул тагын егерме еллап Казандагы заводларда эшли. Мәктәп елларыннан шигырьләр яза башлаган Михаил Тузов иҗат эшеннән беркайчан да аерылмый. 1969 елдан аның шигырьләре һәм мәкаләләре «Вечерняя Казань», «Республика Татарстан», «Моя газета», «Звезда Поволжья» газеталарында, «Идель» һәм Чаян» журналларында күренә башлый. М.Тузовның «Раифа» исемле тәүге шигырьләр җыентыгы 2001 елда Казанда нәшер ителә. Бер елдан «Сиреневый сон» китабы басыла һәм ул әдәби җәмәгатьчелек, китап сөючеләр тарафыннан җылы кабул ителә. М.Тузов - М.Горький музее каршында оештырылган әдәби берләш¬мәнең җитәкчеләреннән берсе. М.Тузов - 2004 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Каталог
Компания турында
«Татарстан китап нәшрияты»җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте Прайс лист |
Офисның адресы: г.Казань, ул. Декабристов, 2
Картадан карарга
Кабул итү бүлмәсе::
(843) 519-45-22 support@tatkniga.ru
Маркетинг:
519-45-35, 519-45-12 marketing@tatkniga.ru
|