Төхфәтуллин Рафаил Газиз улы
Рафаил Газиз улы Төхфәтуллин 1924 елның 1 гыйнварында хәзерге Татарстан Республикасының Арча районы Яңа Иябаш авылында укытучы гаиләсендә дөньяга килә. Әтисе - Газиз абзый укытучы буларак еш кына авылдан авылга күчеп йөргәнлектән, Рафаилнең балачагы һәм мәктәп еллары да әүвәл - Яңа Иябашта, аннан - Күлле Кимедә (Әтнә районы), соңыннан Кышкарда (Арча районы) уза.
Арча районы Яңа Кенәр мәктәбенең тугызынчы сыйныфын тәмамлагач, Р.Төхфәтуллин Донбасска китеп Горловка дигән шәһәрнең ФЗӨ (фабрика-завод өйрәнчекләре) мәктәбендә укый. 1941 елның октябрендә эвакуация тәртибендә туган якларына кайта һәм унынчы сыйныфта укуын дәвам иттерә. Бер үк вакытта, кыска сроклы курсларга йөреп, тракторчы һөнәрен үзләштерә. 1942 елның августында Р.Төхфәтуллин армиягә алына һәм, алты ай чамасы хәрби училищеда әзерлек курсы үткәннән соң, фронтка җибәрелә. Башта - пулеметчылар, соңыннан элемтәчеләр отделениесе командиры сыйфатында ул Брянск, Орша һәм Рига шәһәрләре янындагы каты сугышларда катнаша, күрсәткән батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз ордены һәм медальләр белән бүләкләнә. Сугыш кырында ике тапкыр авыр яралана һәм бер тапкыр контузия ала. Ниһаять, 1945 елның гыйнварында армия хезмәтеннән азат ителеп, Р.Төхфәтуллин туган авылына кайта. Шул елдан алып 1957 елның көзенә кадәр ул Яңа Кенәрдә чыга торган Кызыл Юл районы газетасында җаваплы секретарь булып эшли. 1957-1959 елларда Мәскәүдә СССР Язучылар берлеге каршында югары әдәби курсларда укый.
Курсларны тәмамлап Татарстанга кайткач, Р.Төхфәтуллин профессионал язучы сыйфатында гомеренең ахыргы көннәренә кадәр республиканың нефть мәркәзе Әлмәт шәһәрендә төпләнеп яши.
Р.Төхфәтуллин мәктәптә укыган елларында ук әдәби иҗат эше белән кызыксына башлый. 1948 елда «Кызыл Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасында «Сабакташлар» исемле беренче хикәясе басыла. Хикәяләре тупланган беренче җыентыгы («Таныш гөрелте») 1954 елда дөнья күрә. Гомумән, шул вакыттан бирле узган кырык елга якын вакыт эчендә әдип унлап повесть, йөздән артык хикәя һәм очерк, татар телендә һәм рус теленә тәрҗемәдә өч дистәдән артык китап бастырып чыгара.
Язучының күпчелек әсәрләрендә сугыш еллары һәм сугыштан соңгы татар авылының тормыш хәле сурәтләнә, шул кырыс һәм катлаулы чорга хас чынбарлык күренешләре, кеше язмышлары, җиргә, табигатькә, хезмәткә, яшәешкә мөнәсәбәттә авыл кешеләренең кызыклы, үзенчәлекле һәм гыйбрәтле милли характерлары ачыла, дөньяга карашлары, холык-фигыльләре сәнгатьчә гәүдәләнеш таба. Әдипнең күп кенә хикәяләре, «Йолдызым» (1962), «Тамчылар ни сөйли» (1964), «Җиләкле аланнар» (1969), «Китә казлар» (1976), «Акбүз ат» (1979) кебек повестьлары һәм бигрәк тә иҗатының башлангыч чорында ук язылган «Авылдашым Нәби» повесте (1957) үз заманында татар прозасына яңа аһәңнәр, төсмерләр, яңа сыйфат үзгәрешләре алып килгән әсәрләр буларак бәяләнәләр.
1959 елдан нефтьчеләр шәһәре Әлмәттә - нефтьчеләр, төзүчеләр арасында яшәү, алар белән даими аралашу язучының иҗади офыкларын тагы да киңәйтеп җибәрә: авылны, авыл кешеләрен сурәтләү белән бергә, аның әсәрләренә эшчеләр тормышы темасы, төрле һөнәр, төрле буын кешеләре арасындагы мөнәсәбәтләрне ачуга багышланган әхлак темалары килеп керә. «Тегермән буасы» (1966), «Давыл чәчәге» (1968), «Бәр барабанны!» (1970), «Бөтнек үләне исе» (1972), «Үз гөлем» (1973), «Кар күзе» (1976) кебек хикәяләр, нефтьчеләр тормышы һәм хезмәте турындагы «Агымсу» (1967), истәлекләр характерында язылган «Җиләкле аланнар» (1969), «Китә казлар» (1976), «Акбүз ат» (1979) исемле повестьлар - шуның ачык мисаллары.
Рус теленнән тыш Р.Төхфәтуллинның аерым әсәрләре күмәк җыентыкларда казакъ, үзбәк, каракалпак, чуаш, башкорт телләрендә, ә «Җиләкле аланнар» исемле повесте чит илләр өчен чыгарыла торган «Советская литература» («Совет әдәбияты») журналының 1974 елгы санында инглиз, француз, немец, испан, поляк һәм чех телләрендә басыла.
Татар әдәбиятын үстерү өлкәсендәге хезмәтләре өчен Р.Төхфәтуллин 1974 елда «Почет Билгесе» ордены белән бүләкләнә, ә 1984 елда «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә лаек була.
Ул 1994 елның 18 июлендә Әлмәт шәһәрендә вафат була.
Р.Төхфәтуллин - 1955 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.
Тухватуллин Рафаил Газизович
Тухватуллин Рафаил Газизович