Товарлар каталогы
Категорияне төгәлләштерегез:
Фильтр буенча параметрлар

Тукаев Габдулла Мөхәммәтгариф улы
Тукай - татар халкының бөек шагыйре, татар әдәбияты классигы, үткен телле публицист һәм җәмәгать эшлеклесе. Татар халкының рәсми булмаган гимны - «Туган тел» шигыре авторы. 27 генә ел яшәп калган шагыйрь үзеннән соң 6 томлык мирас калдырган. Тукайны тулырак күз алдына китерү өчен, аның тормышы һәм иҗатындагы кайбер даталар белән танышыйк. Төп даталар 1886, 26 апрель - Казан губернасы Олы Мәңгәр волосте (хәзерге Татарстан Республикасының Арча районы) Кушлавыч авылында дөньяга килә. Кечкенәдән тома ятим кала 1895 - Җаек (хәзерге Уральск) шәһәрендә яшәүче туганнары тәрбиягә ала. «Мотыйгия» мәдрәсәсендә һәм аның каршындагы рус классында укый 1906-1907 - «Фикер» газетасы һәм «Әлгасрелҗәдид», «Уклар» журналлары белән актив хезмәттәшлек итә 1907 - Казанга кайта, «Әлислах» газетасын, «Яшен» һәм «Ялт-йолт» журналларын чыгаруга зур өлеш кертә 1907-1908 - «Шүрәле», «Пар ат», «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш» әсәрләрен иҗат итә 1909 - «Туган тел» шигырен яза 1910, 15 апрель - «Шәрык клубы»нда «Халык әдәбияты» лекциясе белән чыгыш ясый; бу чара татар халык иҗатын системалаштыруның беренче тәҗрибәсе була. Чыгышын шагыйрь мондый сүзләр белән тәмамлый: Халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул… 1913, 15 апрель - Тукай вафат 1913, 17 апрель - Казан шәһәренең Яңа бистә зиратында җирләнә. Шагыйрьне озату мәрасименә гаять күп кеше килә. Казанда әле мондый хәл булмый. Тукайны җирләгән көнне барлык шәһәр һәм авыл мәдрәсәләрендә укулар туктатыла. Газета һәм журнал редакцияләренә телеграммалар һәм кайгы уртаклашу хатлары килә. Петербург һәм Мәскәү вакытлы матбугаты да шул турыда сөйли. Тукайның шәхесе, иҗаты белән рус һәм чит ил басмалары да кызыксына башлый. Петербургта чыга торган «День» газетасы Тукай турында саллы мәкалә бастыра, анда шагыйрьне «татар Пушкины» дип атыйлар. 1914 - Лондондагы «Тһе Russian Review» (рус журналы) Тукайның тормышы һәм иҗаты турында мәгълүмат һәм «Пар ат» шигыренең инглиз теленә тәрҗемәсен бастыра. Төрек матбугаты да Тукай истәлегенә зур игътибар бирә 1958 - ТАССРның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе булдырыла 1966 - «Шүрәле» китабы 50 000 данәдә дөнья күрә 1986 - Казанда тарихи Шамил йортында Габдулла Тукай әдәби музее ачыла 2019 - РФ Президенты В. В. Путин Указы белән Казан Халыкара аэропортына Габдулла Тукай исеме бирелә
Сортларга аеру:
популярлык
популярлык
әлифба
бәя арту буенча
бәя кимү буенча
Күрсәтергә:
30
30
60
90