Товарлар каталогы
Категорияне төгәлләштерегез:
Фильтр буенча параметрлар

Туфан Хәсән Фәхри улы
Туфан Хәсән Фәхри улы 1900 елның 9 декабрендә элекке Казан губернасының Чистай өязе Аксубай волосте (хәзерге Аксубай районы) Иске Кармәт авылында туа. Хәсән укырга-язарга әтисеннән һәм үзлегеннән өйрәнә. 1905 елгы революциядән соң Кармәттә мәктәп ачылгач, шунда йөреп укый башлый. 1914 елда ул Тобол губернасының Ахман авылына абыйлары янына китә һәм җәен алар белән бергә бакыр колчеданы руднигында эшли. Шул елның көзендә абыйлары аны Уфага «Галия» мәдрәсәсенә укырга җибәрәләр. Анда ул Ш.Бабич һәм Г.Ибраһимов белән таныша. Җәйге каникул вакытларында яшүсмер егет Урал рудникларында шахтер, сәгать төзәтүче, Лысьва металлургия заводында токарь булып эшли. 1918-1924 елларда Х.Туфан Урал һәм Себер мәктәпләрендә балалар укыта. 1924 елның җәендә Казанга килә һәм 1928 елга кадәр Н.Нариманов исемендәге 17 нче Бишбалта мәктәбендә укытучылык хезмәтен дәвам иттерә. Х.Туфанның исеме матбугатта беренче тапкыр 1924 елда күренә. Шул елны «Октябрь баласы» журналы һәм «Кызыл Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасы битләрендә аның беренче шигырьләре басыла башлый. Бу елларда Х.Туфан поэма жанрында аеруча зур иҗади уңышларга ирешә («Урал эскизлары» (1926), «Ике чор арасында» (1927), «Башлана башлады» (1927), «Бибиевләр» (1927) һ.б.). 1928 елның язында Х.Туфан Кавказ һәм Урта Азия якларына җәяүле сәяхәткә чыгып китә. Аның бу сәяхәте ике елга сузыла. 1930-1934 елларда Татарстан радиокомитетында - әдәби һәм музыкаль тапшырулар мөхәррире, аннары 1937 елга кадәр «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналының җаваплы сәркатибе булып эшли. Рәхимсез дәүләт террорына Х.Туфан да килеп эләгә. 1940 елның 18 ноябрендә кулга алынып, ул 1956 елга кадәр Себердә тоткынлыкта була. 1956 елның җәендә ул Казанга кайта һәм гомеренең соңгы көннәренәчә монда яши. Бу чорда «Алга барышлый», «Иртәләр җитте исә», «Гөлләр инде яфрак яралар», «Үзеңә бүләк итәсе иде», «Чәчәк сибелә җилдә», «Моабитны күрдем төшемдә», «Агыла да болыт агыла», «Сиңа», «Ромашкалар», «Тамчылар ни диләр», «Әйткән идең», «Иртәләрем-кичләрем», «Кая шулай ашыгасың, йөрәк?» һ.б. лирик-фәлсәфи шигырьләр яза. 1960-1970 елларда Х.Туфан күпсанлы лирик, публицистик шигырьләрен, поэма һәм балладаларын иҗат итә. Шагыйрьнең бу еллар иҗатында шулай ук сатирик һәм юмористик шигырьләр дә зур урын били. Татар әдәбиятын үстерүдәге хезмәтләре өчен Х.Туфан ике тапкыр Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә (1970, 1980). 1966 елда «Сайланма әсәрләр» (1964) китабы өчен шагыйрьгә ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелә. Х.Туфан 1981 елда Казанда вафат була. 1934 елдан - Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Сортларга аеру:
популярлык
популярлык
әлифба
бәя арту буенча
бәя кимү буенча
Күрсәтергә:
30
30
60
90