Товарлар каталогы
Категорияне төгәлләштерегез:
Фильтр буенча параметрлар
Тимергалин Адлер Камил улы
Тимергалин Адлер Камил улы 1931 елның 1 гыйнварында Татарстанның Сарман районы Иске Минзәләбаш авылында туа. 1948 елда урта мәктәпне тәмамлый, аннары ике елга якын Казан дәүләт университетының физика-математика факультетында астрономия бүлегендә белем ала. 1952 елда ул Ташкентка китеп, андагы Укытучылар институтына укырга керә. Институтның физика-математика бүлеген тәмамлаганнан соң, 1955 елның кышына кадәр туган авылындагы җидееллык мәктәптә физика һәм математика фәннәре укыта. 1956 елда Казанга килә һәм Пионерлар йортында фәнни-техник түгәрәк җитәкчесе булып эшкә урнаша. Анда бераз эшләп алганнан соң, 1957-1969 елларда Татарстан китап нәшриятында фән-техника әдәбияты мөхәррире хезмәтен башкара. 1970-1978 елларда ул - язучы-профессионал. 1979 елның гыйнварыннан 90 нчы елларга кадәр яңадан Татарстан китап нәшриятында өлкән мөхәррир булып эшли. А.Тимергалин - татар әдәбиятында фәнни-фантастик жанрны үстерүгә күп көч салган язучы. Аның «Роберт, уян, сөеклем!» исемле беренче фантастик хикәясе 1959 елда «Идел» альманахында басылып чыга. «Пәһлеван кабере» исемле беренче китабы 1960 елда дөнья күрә. Аннан соң бер-бер артлы «Ерак планетада» (1967), «Космостан кунаклар» (1974), «Таш алиһә» (1980), «Кабул булсын теләгең» (1990) һ.б. китаплары чыга. Әдип «Русча-татарча техника терминнары» (1963), «Русча-татарча авыл хуҗалыгы терминнары» (1971), «Русча-татарча астрономия терминнары» (1974), «Русча-татарча физика терминнары» (1981) кебек сүзлекләр төзү һәм бастырып чыгаруда якыннан катнаша. А.Тимергалин И.Ефремовның һ.б. рус фантаст-язучыларының аерым хикәяләрен һәм А.Романовның документаль әсәрен тәрҗемә итә. Журналистика һәм әдәбият өлкәсендәге хезмәтләре өчен аңа 1981 елда «ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә. 2006 елда «Миллият сүзлеге» өчен А.Тимергалин Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби премиясенә лаек була. 1975 елдан - Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Сортларга аеру:
популярлык
популярлык
әлифба
бәя арту буенча
бәя кимү буенча
Күрсәтергә:
30
30
60
90
Электрон китаплар
Русча-татарча астрономия терминнары сүзлеге. Аңлатмалы сүзлек
Русско-татарский словарь астрономических терминов. русс/тат 2021г. Е-3995 Тираж 1000
Басма китаплар
Русча-татарча астрономия терминнары сүзлеге. Аңлатмалы сүзлек
Русско-татарский словарь астрономических терминов. русс/тат 2021г. Е-3995 Тираж 1000
Басма китаплар
Миллият сүзлеге. Аңлатмалы сүзлек өч томда. 3 нче том (С-Я)
Татарский мир в 3-х томах.Том 3.Толковый словарь.Тимергалин А.К.Е-3414 2018, нет марк.,4шт
Басма китаплар
Миллият сүзлеге ( Аңлатмалы сүзлек 3 томда.2 том. Й-Р)
Татарский мир в 3-х томах.Том 2.Толковый словарь.Тимергалин А.К. А-2926 2017 3шт
Басма китаплар
Миллият сүзлеге ( Аңлатмалы сүзлек 3 томда.1 том.А-И)
Татарский мир. Толковый словарь в 3 тт. Том 1. (Миллият сүзлеге.Аңлатмалы сүзлек. 1 том) Тимергалин А.К. М-3080 2016г Тираж 3000
Выберите язык


