Товарлар каталогы
Фильтр буенча параметрлар

Тарханова Флёра Габдрахман кызы
Шагыйрә һәм тәрҗемәче Флёра Габдрахман кызы Тарханова 1947 елның 25 маенда Татарстанның Чистай районы Яуширмә авылында укытучылар гаиләсендә туа. Тугыз балалы ишле гаиләдә, җыр-музыка, шигърият культы хөкем сөргән мохиттә тәрбияләнеп үсә. Яуширмә сигезьеллык мәктәбен тәмамлап, 1962 елда Арча педагогия училищесына укырга керә. Аны тәмамлагач, 1966-1970 елларда әүвәл - Чистай районының Чирүле Шонталысы мәктәбендә, аннары Кыргызстанның Ош өлкәсе мәктәпләрендә математика һәм рус теле укытучысы булып эшли. 1970-1975 елларда Ф.Тарханова - Казан дәүләт университеты тарих-филология факультетының татар теле һәм әдәбияты бүлеге студенты. Университетны тәмамлагач, аны аспирантурада укырга калдыралар, ләкин гаиләгә бәйле сәбәпләр аркасында бер-ике елдан аңа аспирантурада укуын ташлап китәргә туры килә. Шуннан соң ул унике ел «Радиоприбор» заводында инженер-конструктор хезмәтендә була. Узган гасырның туксанынчы елларыннан башлап Флёра Тарханованың хезмәт юлы журналистика белән бәйле. Ул әүвәл берникадәр вакыт «Шәһри Казан» газетасында - тәрҗемәче, аннары «Татарстан хәбәрләре» газетасында тәрҗемәче һәм тәрҗемә бүлеге мөдире булып эшли. Шул елларда көндәлек матбугатта һәм күмәк нәшрият басмаларында аның күп кенә әдәби тәрҗемәләре, үзе язган очерк-хикәяләре һәм шигырьләре басылып чыга. 1995 елдан Ф.Тарханова Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратында тәрҗемәче - баш референт, беркетмәләр бүлеге баш киңәшчесе булып эшли. Татарстан Фәннәр академиясе каршында төзелгән терминология комиссиясе әгъзасы буларак, ул терминнарны төгәл тәрҗемә итү, дөрес куллану, дөрес язу, аларны унификацияләү мәсьәләләренә кагылышлы гамәли эшләрдә якыннан катнаша. Ул - 1997 елда басылып чыккан «Русча-татарча иҗтимагый-сәяси сүзлек»не төзүчеләрнең берсе. Ф.Тарханова 2005 елда «Эш кәгазьләрендә һәм рәсми документларда русча терминнарның татарча эквивалентлары» дигән темага филология фәннәре буенча кандидатлык диссертациясе яклый. Ф.Тарханова хәзерге вакытта лаеклы ялда, фәкать әдәби иҗат эше белән шөгыльләнә. Тәрҗемә өлкәсендә Ф.Тарханова, рәсми документлар, эш кәгазьләре, төрле кулланма-ярдәмлекләр тәрҗемә итү белән беррәттән, әдәби әсәрләрдән рус, украин, әзәрбайҗан язучыларының аерым хикәяләрен, Зөфәр Фәтхетдиновның «Өзелгән куллар кемне эләктерер» һәм «Унынчы корбан» исемле детектив повестьларын, Г.Сәйфуллина-Михееваның «Мөхәммәд пәйгамбәр тормышыннан хикәяләр» китабын тәрҗемә итеп бастыра. Ф.Тарханова - лирик һәм балалар өчен язган шигырьләре, әкиятләре тупланган «Синең кайнар сулышың» (1998), «Уңган кыз» (1998), «Йөрәгемә яшерелгән серләр» (2001), «Серле дөнья» (2002), «Өч каурый» (2003) һәм «Яшьлек эзем калган сукмаклар» (2005) исемле шигъри китаплар авторы. Тематик яктан шигырьләре әдәп-әхлак, тәрбия мәсьәләләрен күтәрүләре белән үзенчәлекле. Аларда шулай ук милләт язмышы турында борчулы уйланулар, лиризм, ихлас хисләр белән сугарылган мәхәббәт, яшьлек темалары да үзенчәлекле урын алып тора. Шагыйрәнең лирик шигырьләренә композиторлар тарафыннан дистәләрчә көйләр языла. Ул - 1995 елдан Татарстан Республикасының Журналистлар берлеге әгъзасы. Ф.Тарханова - 1998 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Сортларга аеру:
популярлык
популярлык
әлифба
бәя арту буенча
бәя кимү буенча
Күрсәтергә:
30
30
60
90