Товарлар каталогы
Фильтр буенча параметрлар

Сүлтиев Рөстәм Гаделҗан улы (Рөстәм Сүлти)
Сүлтиев Рөстәм Гаделҗан улы (Рөстәм Сүлти) 1969 елның 6 октябрендә Чувашия Республикасының Батыр районы Шыгырдан авылында туа. Үз авылларында урта мәктәпне тәмамлап, 1986-1991 елларда ул Казан дәүләт университетының татар филологиясе, тарихы һәм Көнчыгыш телләре факультетында белем ала. Р.Сүлти 1991 елдан «Идел» журналы редакциясендә мөхәррир булып эшли башлый. Шул дәвердә «Сабантуй», «Социалистик Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газеталарында, «Идел», «Казан утлары» журналларында күп кенә шигырьләре, мәкаләләре басыла. 1992 елда аның «Тәрәзә» исемле поэмасы һәм лирик-публицистик яңгыраштагы үзенчәлекле шигырьләре тупланган «Мин - шигырьдән» дигән беренче җыентыгы дөнья күрә. Р.Сүлти 90 нчы еллар уртасында белемен тирәнәйтү теләге белән Төркиягә китә. 1993 елда шагыйрь Татарстан Язучылар берлегенең Ш.Маннур исемендәге әдәби премиясенә лаек була. 1992 елдан - Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Сортларга аеру:
популярлык
популярлык
әлифба
бәя арту буенча
бәя кимү буенча
Күрсәтергә:
30
30
60
90