Товарлар каталогы
Фильтр буенча параметрлар

Сөләйманова Саҗидә Гаделша кызы
Танылган шагыйрә Саҗидә Гаделша кызы Сөләйманова 1926 елның 3 октябрендә хәзерге Башкортстанның Яңавыл районы Яңавыл авылында туа. Саҗидәнең балалык һәм үсмер еллары ул чакта Яңавыл районына караган Урады, Сарашты, Аксәет, Тәтешле авылларында уза. 1944 елда Тәтешле урта мәктәбен тәмамлагач, ул ике ел авылда укытучы булып эшли. С.Сөләйманова 1946-1950 елларда Уфада Башкорт педагогика институтының тарих-филология факультетында белем алганнан соң, башта Башкортстанның Әбҗәлил районында, аннары Татарстанның Минзәлә шәһәрендә урта мәктәптә тарих фәне укыта. 1955 елда Әлмәт шәһәренә күчеп килә һәм 1973 елга кадәр Әлмәт нефть техникумында тарих укытучысы, КПССның Әлмәт шәһәр комитетында лектор һәм шәһәр радиоүзәгендә радиотапшырулар мөхәррире булып эшли. 1973 елның августында С.Сөләйманова профессионал язучылык хезмәтенә күчеп, гомеренең соңгы көннәренә кадәр, нигездә, әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә. С.Сөләйманованың исеме әдәбият мәйданында узган гасырның илленче еллары урталарында күренә башлый. Шуннан соң үткән чирек гасыр эчендә ул, иҗат активлыгын һәм әдәби осталыгын үстергәннән-үстерә барып, алтмышынчы-җитмешенче еллар татар поэзиясендә үз шигъри дөньясы, үз аһәңе-моңы булган үзенчәлекле шагыйрәләрнең берсе булып таныла. С.Сөләйманова - нигездә, лирик шагыйрә. Аның шигырьләрендә заман темалары, олы социаль күренешләр авторның үз шәхси биографиясе, кичерешләре белән тыгыз бәйләнештә биреләләр. Аларда яшьлекләре сугыш чоры һәм сугыштан соңгы авыр елларга туры килгән бөтен бер буынның - авыл мохитендә туып үскән гади крәстиян кызларының һәм егетләренең - олы да, катлаулы да язмышлары мәгънәле шигъри юллар, тәэсирле сүзләр һәм таушалмаган сурәт-образлар аша тасвирлана. Шагыйрә иҗатында зур урын тоткан мәхәббәт лирикасы да хис-тойгыларның тирәнлеге, ихласлыгы һәм халык җырларына хас интонацияләре белән күңелне җәлеп итә. Саҗидә Сөләйманова тормыш турында әхлакый-фәлсәфи мәсьәләләрне шигъри образларда чагылдырган «Җир-су» (1967), «Фал китабы» (1972), «Мәңгелек ут» (1974), «Ак чәчәкле болын» (1976), «Сузган ике кулым» (1977) кебек үзенчәлекле поэмалар һәм «Гүзәлия җыры» (М.Имашев музыкасы), «Күңелем язлар көтә» (К.Хөснуллин музыкасы), «Саубуллашу вальсы» (М.Имашев музыкасы) кебек популяр җыр текстлары авторы буларак та киң танылу ала. Ул шулай ук проза әсәрләре дә яза («Мәхәббәт сынавы», «Гөлбадран», «Бер сәяхәт хакында хикәят» җыентыклары). С.Сөләйманованың үзе исән чагында Мәскәүдә һәм Казанда русча тәрҗемәдә өч җыентыгы басылып чыга. Аерым шигырьләре украин, үзбәк, әзәрбайҗан һ.б. милли телләргә дә тәрҗемә ителә. «Азат хатын» (хәзерге «Сөембикә») журналы редколлегиясе әгъзасы һәм Әлмәт әдәбият берләшмәсе җитәкчесе буларак, С.Сөләйманова яшь авторларны, бигрәк тә хатын-кыз язучыларны эзләп табу һәм тәрбияләүгә күп көч сала. Әдәбият һәм матбугат өлкәсендәге нәтиҗәле хезмәтләре өчен 1980 елда аңа «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә. Ул озакка сузылган каты авырудан соң 1980 елның 10 маенда Әлмәт шәһәрендә вафат була. С.Сөләйманова - 1963 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.
Сортларга аеру:
популярлык
популярлык
әлифба
бәя арту буенча
бәя кимү буенча
Күрсәтергә:
30
30
60
90