Товарлар каталогы
Фильтр буенча параметрлар

Сухов Евгений Евгеньевич
Евгений Евгеньевич Сухов 1959 елның 25 июлендә Германиянең Потсдам шәһәрендә хәрбиләр гаиләсендә туа. Урта мәктәпне 1976 елда тәмамлый. 1976-1977 елларда Казандагы «Электроприбор» заводында токарь булып эшли. 1977-1978 елларда Казан дәүләт университетының әзерлек бүлегендә укый. 1978-1983 елларда әлеге университетның геология факультетында белем ала. Аннан соң геология һәм палеонтология кафедрасында инженер, ассистент, доцент була. Диссертация өчен материал туплаганда, бөтен Россияне әйләнеп чыга һәм әсәрләрендәге герой прототипларын да шунда очрата. Е.Суховның беренче мәкаләләре көндәлек матбугатта 1974 елда күренә башлый. 1988 елда Татарстан китап нәшриятында чыккан «Зов» исемле күмәк җыентыкта аның «Встреча» хикәясе бар. Шул ук нәшриятта басылган «Жестокость и милосердие» җыентыгына язучының «Поездка» хикәясе кертелә. Шуннан соң аның роман һәм повестьларыннан өзекләр «Идель», «Ребус», «Татарстан» журналларында басыла. 1993 елда Е.Суховның «33 убийства, или банда Кормакова» исемле документаль повесте «Молодежь Татарстана» газетасында дөнья күрә. Шул ук елны «Казанские ведомости» газетасында танылган ат карагы Шәкүр Рәхимов турында «Девяносто девятая смерть» исемле документаль повесте басыла һәм ул «Ел китабы - 93» бәйгесендә җиңеп чыга (рус телендә). 1994 елда «Молодежь Татарстана» газетасында «Я - вор в законе» криминаль романы, ә 1996 елда шул ук газетада «Сююмбике - царица Казанская» исемле тарихи романы басыла. Евгений Сухов 1998 елдан бүгенге көнгә кадәр Россиядә китаплары иң күп басылган авторлар унлыгына керә. Е.Сухов - 1996 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Сортларга аеру:
популярлык
популярлык
әлифба
бәя арту буенча
бәя кимү буенча
Күрсәтергә:
30
30
60
90
Басма китаплар
Скитания Чудотворной. Книга 2. Кража Казанской
Скитания Чудотворной.Книга 2.Кража Казанской. Алгоритм
Басма китаплар
Скитания Чудотворной. Книга I. Тайна Ватикана
Скитания Чудотворной. Книга I. Тайна Ватикана. Алгоритм