Товарлар каталогы
Категорияне төгәлләштерегез:
Фильтр буенча параметрлар

Ситдыйкова Әлфия Мирзанур кызы (Хаҗиәхмәтова)
Әлфия Мирзанур кызы Ситдыйкова (Хаҗиәхмәтова) Татарстан Республикасының Актаныш районы Күҗәкә авылында 1957 елның 14 августында колхозчы гаиләсендә туа. Әлфия Ситдыйкова 1964 елда Күҗәкә авылы сигезьеллык мәктәбенә укырга керә һәм аны 1972 елда тәмамлый. Аннан соң ул белем алуны Пучы авылы урта мәктәбендә дәвам итә һәм 1974 елда кулга өлгергәнлек аттестаты ала. Ә.Ситдыйкова 1975-1978 елларда Чаллы шәһәренә килеп, КамАЗның двигательләр заводына йөк төягеч машина йөртүче булып эшли. 1996-2000 елларда Чаллы шәһәренең «Шушма» коммерция кибетендә сатучы булып хезмәт итә. Ә.Ситдыйкова хезмәт юлын «Чаллы-ТВ» шәһәр телерадиокомпаниясенең «Күңел» радиосында дәвам итә. 2006 елга кадәр - музыкаль мөхәррир, 2006 елдан өлкән корреспондент булып эшли. Аның беренче шигырьләре вакытлы матбугатта 1977 елда Чаллы шәһәрендә нәшер ителүче «Кама таңнары» газетасында басыла. 1979 елда аның «Яшьлегем Чаллы» күмәк җыентыгында шигырьләре дөнья күрә. Ә.Ситдыйкованың тәүге китабы («Йөрәгемә яфрак сыена») 2003 елда басылып чыга. Бүгенге көндә ул унга якын китап авторы. 2007 елда Татарстан китап нәшриятында «Два родника родной земли= Туган якның ике чишмәсе» дип исемләнгән поэтик тәрҗемәләр китабы нәшер ителә. «Ватаным Татарстан», «Мәдәни җомга», «Шәһри Казан», «Шәһри Чаллы», «Якты юл», «Актаныш таңнары» газеталарында, «Казан утлары», «Мәйдан», «Идел» журналларында шагыйрәнең язмалары әледән-әле басылып чыга тора. Ә.Ситдыйкова - 2008 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Сортларга аеру:
популярлык
популярлык
әлифба
бәя арту буенча
бәя кимү буенча
Күрсәтергә:
30
30
60
90