Товарлар каталогы
Категорияне төгәлләштерегез:
Фильтр буенча параметрлар

Шәрипов Рәниф Шәрип улы
Шәрипов Рәниф Шәрип улы 1950 елның 30 маенда Татарстанның Кукмара районы Аман-Оштырма авылында туа. 1961 елда әнисе үлгәннән соң, Арча районында урнашкан Субаш-Аты авылындагы балалар йортына җибәрелә һәм шунда урта мәктәпне тәмамлый. Мәктәпне яхшы билгеләр белән генә тәмамлагач Казан химия-технология институтына керә. 1968 елда Совет Армиясенә алына. Төньяк хәрби-диңгез флотындагы корабта сигнальщик (ярты елдан отделение командиры) булып ел ярым хезмәт итә. Төньякның салкын, кырыс шартларында сәла-мәтлеген югалткач, аны Казанга кайтаралар. Шушы каты сынаулардан соң, Р.Шәрипов җиң сызганып җитди әдәби эшкә тотына. Укырга керергә кыстасалар да, үзлегеннән белем алырга ниятли, күп укый, яза, поляк һәм инглиз телләрен өйрәнә, шушы телләрдә дөнья әдәбияты үрнәкләрен үзләштерә. Беренче шигырьләре «Татарстан яшьләре» газетасында, «Идел» альманахында басыла, Татарстан радиосында укыла. 1979 елның ноябрендә яшь иҗат көчләренең Кукмарада узган V республика конференциясендә катнашкан С.Хәким белән И.Юзеев, махсус кереш сүз язып, яшь шагыйрьнең «Чокырча тавы» исемле поэмасын «Социалистик Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасында бастырырга булышалар. Аларның шәхси рекомендациясе белән 1983 елда Татарстан китап нәшриятында «Тәрәзәдә утлар» дип исемләнгән беренче шигырь һәм поэмалар җыентыгы да дөнья күрә. Лирик һәм публицистик эчтәлектәге шигырьләр язу белән беррәттән, Р.Шәрипов аеруча поэма жанрында актив иҗат итә («Алмагачлар сагышы», «Фатыйма мәхәббәте», «Йорт иясе» һ.б.). Ул шулай ук күпсанлы китап, балалар өчен «Ян, учагым!» исемле шигырьләр җыентыгы, «Картаямы соң йөрәк?!» («Уеннан уймак») дигән пьеса, рецензияләр, әдәби тәнкыйть мәкаләләре авторы буларак та билгеле. 1994 елда Р.Шәрипов Татарстан Язучылар берлегенең Ш.Маннур исемендәге әдәби премиясенә лаек була. 2006 елда аңа «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә. 2007 елда С.Сөләйманова исемендәге әдәби премия белән бүләкләнә. 1992 елдан - Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Сортларга аеру:
популярлык
популярлык
әлифба
бәя арту буенча
бәя кимү буенча
Күрсәтергә:
30
30
60
90