Товарлар каталогы
Категорияне төгәлләштерегез:
Фильтр буенча параметрлар

Шәрифуллина Эльмира Мөхәммәтулла кызы
Шагыйрә Эльмира Мөхәммәтулла кызы Шәрифуллина 1947 елның 4 июнендә Татарстан Республикасының Мөслим районы Симәк авылында укытучылар гаиләсендә туа. Актаныш районының Зөбәер сигезьеллык мәктәбен, 1966 елда Минзәлә педагогия училищесын тәмамлый. Мамадыш шәһәрчегендә Пионерлар йорты директоры сыйфатында хезмәт юлын башлый. Мәктәптә балалар укыта, бер ел Казанда эшләп ала. Укытучылык һөнәрен 1968-1970 елларда Татарстанның Яшел Үзән шәһәрендә дәвам иттерә, 1970 елдан башлап 1997 елга кадәр Казанда әүвәл Телевидение һәм радио тапшырулары комитетында - редактор, аннары «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасында, «Ялкын» һәм «Мәгариф» журналлары редакцияләрендә бүлек мөхәррире булып эшли. 1968-1973 елларда, төп эшеннән аерылмыйча укып, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый. 1997-2004 елларда - Казан дәүләт педагогия көллиятендә укытучы хезмәтендә. Хәзерге вакытта лаеклы ялда. Э.Шәрифуллинаның исеме көндәлек матбугатта үткән гасырның алтмышынчы елларында күренә башлый. Минзәлә педагогия училищесында укыганда шигырьләре, әдәби язмалары Минзәлә, Актаныш, Мөслим район газеталарында еш басыла, соңга таба республика матбугатында - «Татарстан яшьләре» газетасы, «Азат хатын» (хәзерге «Сөембикә»), «Казан утлары» журналларында, күмәк җыентыкларда («Шигырь бәйрәме», 1968; «Беренче карлыгачлар», 1970; «Кызлар җыры», 1977) бәйләм-бәйләм шигъри әсәрләре дөнья күрә. 1984 елда лирик шигырьләре тупланган «Яңгыр җиле» исемле беренче мөстәкыйль китабы басылып чыга. Э.Шәрифуллина - иҗат эшчәнлегенең башыннан ук ике юнәлештә - лирик поэзиядә һәм балалар әдәбиятында актив эшләүче шагыйрәләрдән. Лирикада ул үз шәхси биографиясе, тормыш тәҗрибәсе җирлегендә туган уй-хисләрне, күңел тирбәлешләрен нечкәләп тасвирлауны алга сөрә. Бу сыйфатлар шагыйрәнең «Гөлләр елы» (1988), «Зәңгәр эңгер» (1991), «Таң чыгы» (1998) исемле чираттагы җыентыкларында урын алган лирик шигырьләрендә дә ачык күренә. Э.Шәрифуллинаның нәниләр өчен язган «Безнең зоопарк» исемле беренче китабы 1976 елда басылып чыга. Шуннан соң нәшер ителгән «Җитәкләшеп җил белән», «Ничек, нинди, ни төсле?», «Иң матур әни», «Алтын балык», «Нәниләргә әлифба» китаплары да сабыйлар тарафыннан яратып каршы алына. Балаларга атап язган шигырь һәм әкият-хикәятләрендә автор образлы сүз сәнгате ярдәмендә тормыш-яшәешнең нәниләрне кызыксындырган күп мәсьәләләре турында оста педагогларча ихлас әңгәмә алып бара, маҗаралы сюжетлар корып, вакыйгаларны шигъри төсләргә төреп, сабыйларның күңелләренә туган җирне, табигатьне, үз халкыңны ярату, милли гореф-гадәтләрне саклау һәм хөрмәт итү, якын кешеңә, бигрәк тә Ана кешегә миһербанлы, игелекле булу кебек гуман хисләрне сеңдерергә тырыша. Язучының «Асрамага бала бирәм» исемле педагогик язмалар җыентыгы да (1994) шушы тәрбияви максатларга хезмәт итә. Шагыйрә 1993 елда «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе дигән» мактаулы исемгә лаек була. Э.Шәрифуллина - 1985 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.
Сортларга аеру:
популярлык
популярлык
әлифба
бәя арту буенча
бәя кимү буенча
Күрсәтергә:
30
30
60
90
Бушлай
Библиотека
Сладкое детство: стихи, загадки, сказки
В этой книге собраны произведения, отражающие любовь к Родине, природе, жизни, в которых чувствуется эстетическая оценка, присутствуют жизненные, запоминающиеся образы, описанные красивым, народным языком.
Бушлай
Библиотека
Годы в раздумьях: Стихи, поэмы
В новую книгу поэтессы вошли ее стихи и песни о Родине, соотечественниках, сильных личностях, обществе, верной любви, а также поэмы, посвященные Г.Тукаю и К.Насыри.
Бушлай
Библиотека
Семь цветов любви: повести, эссе, рассказы
Колыбель и гроб, жизнь и смерть… На весах воспоминаний ценность Отца и Матери, величие Родины, яркие и разные, как семь светов радуги, любовные переживания равны мгновению. Но в чем же ценность, смысл нашей короткой жизни? Психологическая проза писательницы Эльмиры Шарифуллиной призывает читателей задуматься об этом.
Бушлай
Басма китаплар
Кояш сөте (балалар өчен шигырьләр, табышмаклар)
Молочное солнце.Кояш сөте.Шарифуллина Э.М. тат 2022г. О-3009 10шт
Басма китаплар
Толларның да җаны бар (шигырьләр, поэма, повесть, хатлар, фикерләр)
Толларның да җаны бар.Душа вдовы,что раненная птица.Э.Шарифуллина комиссия
Электрон китаплар
Алма апа. (Повестьлар, хикәяләр,эсселар,сәхнә әсәрләре)
Алма-апа (Алма апа) Шарифуллина Э.М. 2020г. Заказ 291020-1 10шт эл.версии
Басма китаплар
Алма апа. (Повестьлар, хикәяләр,эсселар,сәхнә әсәрләре)
Алма-апа (Алма апа) Шарифуллина Э.М. 2020г. Заказ 291020-1 10шт