Товарлар каталогы
Категорияне төгәлләштерегез:
Фильтр буенча параметрлар

Шәрәпова-Җамсшетдинова Йолдыз Әдип кызы (Йолдыз)
Шәрәпова-Җамсшетдинова Йолдыз Әдип кызы (Йолдыз) 1962 елның 10 апрелендә Татарстанның Буа районы Яңа Тинчәле авылында туа. 1979 елда Яңа Тинчәле урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, укуын Казан дәүләт университетының филология факультетында дәвам иттерә. 1984 елда университетта укуын тәмамлап чыккач, бер ел «Ялкын» журналында, аннары бер ел Биектау район газетасында корректор булып эшли. 1986 елдан - «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасы хезмәткәре, соңгы елларда редакциянең әдәбият бүлеген җитәкли. Йолдыз - әдәби иҗатын тулысынча балалар дөньясына багышлаган каләм иясе. 1994 елда аның «Антенналы бәрәңге» дигән беренче шигъри җыентыгы дөнья күрә һәм укучылар арасында үткәрелгән «Ел китабы-94» бәйгесендә икенче урынны яулый. Хәзер Йолдыз - балалар күңеленә хуш килгән 5 китап авторы («Колаклы коймаклар» (2003), «Җавапсыз сорау» (2007) һ.б.). Аның күп кенә шигырьләре мәктәп дәреслекләренә, хрестоматияләргә кертелә, балалар язучыларының күмәк җыентыкларында урын ала. Шагыйрә 2002 елда «Бәллүр каләм» бүләгенә лаек була. 2004 елда Йолдызга «Колаклы коймаклар» китабы өчен Татарстан Язучылар берлегенең А.Алиш исемендәге әдәби премиясе бирелә. 1995 елдан - Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Сортларга аеру:
популярлык
популярлык
әлифба
бәя арту буенча
бәя кимү буенча
Күрсәтергә:
30
30
60
90
Библиотека
Наследники Алиша: Произведения лауреатов премии Министерства культуры и Союза писателей Республики Татарстан
В книге собраны произведения лауреатов премии Министерства культуры и Союза писателей Республики Татарстан.
Бушлай
Библиотека
Вопрос без ответа: Стихи
В книге собраны веселые, грустные, поучительные стихи для детей дошкольного возраста. Они написаны красивым литературным языком, легко запоминаются. Красочные рисунки придают сборнику яркость, привлекают внимание.
Бушлай
Басма китаплар
Дельфинга хат
Письмо, написанное дельфину (Дельфинга хат).Шарапова Й.А. 2023г. тат С-2777 Тираж 2500