Товарлар каталогы
Фильтр буенча параметрлар

Шәмсетдинов Солтан Сәләх улы (Солтан Шәмси)
Шәмсетдинов Солтан Сәләх улы (Солтан Шәмси) 1946 елның 10 февралендә Татарстанның элекке Дөбъяз (хәзерге Биектау) районы Суыксу авылында туа. Балачак еллары һәм үсмер чагы шул ук районның Юртыш авылында уза. Авылда җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казанга килеп, һөнәр училищесында укый, токарь һөнәрен үзләштерә. 1962 елда Мәскәү заводларында гади эшче, токарь, слесарь-инструментчы, соңыннан, армиядән кайткач, А.Жданов исемендәге Беренче үрнәк басмаханәдә полиграфист булып эшли. Шул елларда производстводагы хезмәтеннән аерылмыйча укып, кичке урта мәктәпне тәмамлый. 1971 елда С.Шәмси Татарстанга күчеп кайта, берникадәр вакыт Казанның К.Якуб исемендәге полиграфия комбинатында - китап басучы, «Урак һәм Чүкеч» заводында слесарь булып эшли. С.Шәмси 1972-1977 елларда Мәскәүдә М.Горький исемендәге Әдәбият институтында югары белем ала. Институтны уңышлы тәмамлап кайткач, 1977-1985 елларда «Казан утлары» журналының проза бүлегендә мөхәррир булып эшли. Соңрак «Идел», «Татарстан» журналларында, Татарстан китап нәшриятында җаваплы вазифалар башкара. 2000 елдан ул Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институтында татарча текст мөхәррире хезмәтендә. Әдәбиятта С.Шәмси хикәяче-прозаик, тәрҗемәче, татар халкы тарихына багышланган әдәби-публицистик китаплар авторы буларак билгеле. Тәрҗемә өлкәсендә ул иҗат эшен ике юнәлештә алып бара: татарчадан-русчага, русчадан татарчага тәрҗемә итә. Г.Ибраһимовның «Кызыл чәчәкләр» повесте һәм дистәдән артык хикәясе, С.Антонов, Н.Думбадзе һ.б. язучыларның әсәрләре аның тәрҗемәсендә дөнья күрә. 1984 елда - «Көмеш чылбыр» исемле беренче хикәяләр җыентыгы, аннан соң «Җәяүле буран» (1988), «Ут хәйләсе» (1994), «Еллар эзе» (1996) исемле китаплары басылып чыга. Иҗат эшчәнлегенең тагын мөһим бер юнәлеше - популяр китаплар ярдәмендә бай милли тарихыбызның катлаулы дәверләрен ачыклау, ерак тарихи чынбарлыкны объектив рәвештә укучылар күңеленә җиткерү. Ул Әхмәд ибне Фазланның Болгар иленә мәгълүм сәяхәте язмаларын тирәнтен өйрәнеп, аларның әдәбиләштерелгән яңа вариантын тудыра («Путешествие Ахмеда ибн Фадлана на реку Итиль и принятие в Булгарии ислама», 1992). Соңгы елларда «Низаглы йортта» (2002), «Күк капусы ачылса...», «Золотая орда накануне распада» (2008) китаплары дөнья күрә. И.Измайлов белән берлектә язылган «Волжская Булгария в рассказах для детей» (1995) исемле китабы, шулай ук «Идел Болгарстаны» (2001), «Сөт калыр, ватан китәр» (2011) дигән китаплары басылып чыга. С.Шәмсигә 1996 елда «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә. 2000 елда «Еллар эзе» китабы өчен ул Татарстан Язучылар берлегенең Ф.Хөсни исемендәге әдәби премиясенә лаек була. 1985 елдан - Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Сортларга аеру:
популярлык
популярлык
әлифба
бәя арту буенча
бәя кимү буенча
Күрсәтергә:
30
30
60
90