Товарлар каталогы
Категорияне төгәлләштерегез:
Фильтр буенча параметрлар

Шакирҗанова Лена Галимҗан кызы (Лена Шагыйрьҗан)
Шакирҗанова Лена Галимҗан кызы (Лена Шагыйрьҗан) 1945 елның 4 июнендә Татарстанның Актаныш районы Пучы авылында туа. Лена туганнан соң күп тә үтми, аларның гаиләсе Әтнә районына күчеп китә. Аның бала чагы һәм мәктәп еллары шушы районның Күлле Киме һәм Түбән Көек авылларында уза. 1962 елда Күлле Киме урта мәктәбен тәмамлагач, ул Казан педагогика институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. 1967 елда институтны уңышлы тәмамлап, Казан шәһәренең 80 нче урта мәктәбендә бер ел укытучы булып эшли. 1968-1973 елларда ул Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә җырчы-артистка хезмәтендә. Бераз вакыт «Социалистик Татарстан» (хәзер «Ватаным Татарстан»), «Татарстан яшьләре» газеталары редакцияләрендә эшләп алганнан соң, 1974-1987 елларда Татарстан дәүләт радио-комитетында тәрҗемәче-журналист булып эшли. 1987 елдан Л.Шагыйрьҗан - язучы-профессионал. 70 нче еллардан Л.Шагыйрьҗан шигырьләре белән көндәлек матбугатта даими катнаша килә. Аның бер бәйләм лирик шигырьләре 1977 елда «Кызлар җыры» исемле күмәк җыентыкта урын ала. 1982 елда - Татарстан китап нәшриятында «Мөлдерәмә күңел» дигән мөстәкыйль шигъри җыентыгы, 1986 елда «Ышанам йөрәгемә» исемле икенче китабы басылып чыга. Аннары бер-бер артлы «Иман әлифбасы» (1993), «Шигырьләр, поэма» (1997), «Канатлы ат» (1999), «Боҗра вә Хөҗрә» (2002), «Сагынмаклык» (2005), «Хуш исләре җиһан гөлләренең» (2011) кебек саллы шигъри тупланмалары нәшер ителә. Шагыйрә ялкынлы публицистик язмалар, әдәбиятка кагылышлы теоретик тәнкыйди мәкаләләр, С.Хәким, Р.Яхин, С.Садыйкова кебек атаклы иҗат әһелләре турындагы истәлек язмалары авторы буларак та билгеле. Л.Шагыйрьҗан - шигъри тәрҗемә остасы. Аның тәрҗемәсендә татар укучылары дөнья һәм рус классикасыннан, шулай ук тугандаш төрки әдәби-ятлардан шактый санда шигъри үрнәкләр белән танышалар. Татар әдәбиятын һәм сәнгатен үстерүдәге хезмәтләре өчен Л.Шагыйрьҗан 2000 елда «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исемгә лаек була. 2007 елда «Иман әлифбасы» китабы һәм Һ.Такташка багышланган әсәрләре өчен шагыйрә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Язучылар берлегенең Һ.Такташ исемендәге әдәби премиясе, 2011 елда «Боҗра вә Хөҗрә» һәм «Сагынмаклык» китаплары өчен Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе белән бүләкләнә. 1984 елдан - Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Сортларга аеру:
популярлык
популярлык
әлифба
бәя арту буенча
бәя кимү буенча
Күрсәтергә:
30
30
60
90