Товарлар каталогы
Фильтр буенча параметрлар

Шәфыйков Ягъсуф Долмаган улы
Ягъсуф Долмаган улы Шәфыйков 1937 елның 1 гыйнварында Татарстанның Актаныш районы Түбән Карач авылында колхозчы гаиләсендә туа. Ягъсуф хуҗалыктагы мал-туарны карый, җәйге каникулда колхозда, атлы эштә эшли. 1951 елда күрше Яңа Кормаш авылында җидееллык мәктәпне тәмамлагач, колхозда эшкә кала. 1952 елда гаиләләре белән Удмуртия Республикасының Сарапул шәһәренә күченеп килә. Башта ит комбинатында эшли, ат белән йөк ташый, соңыннан товар складында йөк бушатучы була, шул ук вакытта шоферлыкка укып чыга. Предприятие юлламасы белән Ростов-на-Дону шәһәрендә суыту җайланмалары механигы һөнәрен үзләштерә һәм 1960 елга кадәр әлеге һөнәр буенча эшли. 1960-1963 елларда ПВО гаскәрләренең Урал хәрби округында штабта писарь булып хәрби хезмәт үтә. Монда ул дөнья әдәбияты белән таныша, хәрби газеталарга мәкаләләр язып, каләм чарлый, аны дивизиянең «На страже» газетасына хәбәрче итеп билгелиләр. Армиядән демобилизацияләнгәннән соң, Сарапул шәһәренең «Красное Прикамье» газетасында бүлек мөдире урынын тәкъдим итәләр. Редакциядә эшләгәндә, кичке рус мәктәбен бетерә. Газетада 1971 елга кадәр эшли. Аның мәкаләләре, әсәрләре Мәскәү, Ижау газета-журналларында чыга. 1970 елда «Удмуртия» нәшриятында «Твои земляки» исемле беренче очерклар җыентыгы дөнья күрә. 1971 елның июлендә аны Удмуртия Министрлар Советының матбугат бүлегенә начальник итеп куялар. Ул әлеге бүлекне 1972 елның гыйнварына кадәр җитәкли. 1971 елда читтән торып укып Казан финанс-икътисад институтының промышленность экономикасы бүлеген тәмамлый. 1972 елда аны КамАЗ һәм Яр Чаллы шәһәре төзелешенә җибәрәләр. Монда ул профком рәисе, «ГлавМосквастрой» төзелеш оешмасы начальнигының көнкүреш мәсьәләләре һәм кадрлар буенча урынбасары булып эшли. 1976 елда, КамАЗның беренче чиратын сафка бастырып, Яңа шәһәрне өлешчә төзегәч, «ГлавМосквастрой» белән бергә Я.Шәфыйковны Ростов өлкәсенә, Волгодондагы «Атоммаш» заводы атом станциясе һәм шәһәр төзелешенә җибәрәләр. 1983 елга кадәр ул Волгодонда төзелеш начальнигының көнкүреш мәсьәләләре һәм кадрлар буенча урынбасары булып эшли. 1983 елда бу оешма тагын яңа төзелешкә керешә - Краснодар краендагы атом электр станциясенә нигез сала. Монда да Я.Шәфыйков үз вазифасын башкара. Тормыш тәҗрибәсе туплагач, 1991 елның декабрендә Я.Шәфыйков яңадан журналистикага, иҗат эшенә әйләнеп кайта. Аны Татар Дәүләт мәгълүмат агентлыгы - «Татаринформ»ның Төньяк Кавказдагы махсус хәбәрчесе итеп куялар. Аңа Краснодар, Ставрополь крайлары, Адыгей Республикасы, Ростов һәм Волгоград өлкәсендә татар тормышын яктырту бурычы йөкләнә. Ул киң җәмәгатьчелек эше дә алып бара: әлеге җирлектә яшәүче татар диаспорасына иҗтимагый-мәдәни үзәкләр оештырырга булыша, татар матбугатына язылу, аны тарату эшен башлап җибәрә. Татарстан газета-журналларында аның очерклары, милләттәшләре турында хикәяләре даими басыла килә. 1999 елдан башлап ул Республика хөкүмәтенең иҗтимагый-сәяси һәм әдәби «Татарстан» журналында бүлек редакторы булып эшли. Язучы татар һәм рус телләрендә иркен яза, ул - халыкара мәгълүматлаштыру Академиясенең гамәли әгъзасы. Я.Шәфыйков - 2000 елдан Россия, 2006 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Сортларга аеру:
популярлык
популярлык
әлифба
бәя арту буенча
бәя кимү буенча
Күрсәтергә:
30
30
60
90
Библиотека
Радость встречи
В этой книге писатель, известный широкому кругу читателей своими приключенческими и оригинальными рассказами, член-корреспондент Международной Информационной Академии Ягсуф Шафиков рассказывает о судьбах татар, проживающих в разных областях России. Минтимер Шаймиев, Мансур Хасанов, Фикрат Табеев, Ренат и Расим Акчурины, Ренат Ибрагимов, Гази Загитов, представители рода Тинчуриных, внуки имама Шамиля, татарские мурзы... Известные личности, оставившие след в жизни татар, предки великих людей – в книге они раскрываются с новой стороны.
Бушлай
Библиотека
Ягъсуф Шафиков. Каменные темницы. Повести рассказы, юморески
Известный публицист Ягъсуф Шафиков – автор около десяти книг. Писатель рассказывает о хорошо знакомых и известных ему событиях.
Бушлай