Товарлар каталогы
Категорияне төгәлләштерегез:
Фильтр буенча параметрлар

Шәехов Ленар Миңнемөһим улы (Ленар Шәех)
Шагыйрь, журналист Ленар Шәех (Ленар Миңнемөһим улы Шәехов) 1982 елның 4 октябрендә Татарстан Республикасы Актаныш районы Такталачык авылында дөньяга килә. Такталачык урта мәктәбендә белем алганда, Ленар каләм тибрәтә башлый, иҗатка тартыла. Аның «Адашлар» исемле иң беренче язмасы 1994 елда «Игенче даны» (хәзерге «Актаныш таңнары») район газетасында дөнья күрә. Алтынчы сыйныфта укыганда «Безнең гаилә» дип исемләнгән тәүге шигырен яза. 1999–2002 елларда ул Минзәлә педагогия көллиятендә белем ала. Аның әсәрләре бер-бер артлы республика матбугатында күренә башлый. Беренче мәртәбә «Сабантуй» газетасында «Сөйгәнем» дип исемләнгән шигыре дөнья күрә. Педагогия көллиятен тәмамлагач, Л.Шәех Казан дәүләт университетының татар филологиясе һәм тарихы факультетына укырга керә. Университетта уку дәверендә, язучы Галимҗан Гыйльманов белән берлектә уку йортының легендар «Әллүки» әдәби-иҗат берләшмәсен кабат сафка бастырып җибәрә. «Әллүки» тирәсендә алтмышка якын яшь каләм иясе җыела. Шул ук вакытта берләшмәнең айлык басмасы - татар студентларының «Тәрәзә» газетасы дөнья күрә башлый. Л.Шәех аның нигезләүчесе һәм баш мөхәррире була. 2007 елны Татарстан китап нәшриятында «Әллүки» дип исемләнгән җыентык (төзүчесе - Ленар Шәех) басылып чыга. Анда әдәбият мәйданына ныклы адымнар белән килүче егерме биш «әллүки»ченең әсәрләре урын ала. Университетта белем алуы белән беррәттән, Л.Шәех 2004-2005 елларда - «Шәһри Казан», 2005-2007 елларда «Татарстан яшьләре» газеталарында журналист булып эшли. 2006 елда Германиянең Гиссен университетында тел курсларында укып кайта. Аның немец телендә язылган әсәрләре студентларның «Kleineweltzeitung» газетасында дөнья күрә. Ленарның публицистик мәкаләләре, шигырьләре, хикәяләре, яңа чыккан китапларга рецензияләре республикабызның «Татарстан яшьләре», «Сабантуй», «Чаян», «Мәдәни җомга», «Казан утлары», «Сөембикә», «Идел», «Ялкын», «Шәһри Казан», «Ватаным Татарстан», «Мәгърифәт», «Молодежь Татарстана», «Салават күпере»; Башкортстанның «Тулпар», «Шоңкар», «Йәшлек», «Кызыл таң» кебек газета-журналларында даими басыла. Л.Шәех - «Авылдан килгән мендәр», «Керпе ничек энәле булган?», «Дүртенче кат... Бишенче кат...» исемле китаплар авторы. Аның автор-төзүче буларак башкарган «Җил каян килә?» китабы балалар һәм яшүсмерләр өчен кызыклы фәнни-популяр басма булып тора. 2008 елда Татарстан китап нәшриятында Л.Шәех төзегән «Нәҗип Газизов» исемле китап дөнья күрә. Ул аның дәү әтисе - РСФСРның халык мәгарифе отличнигы, Татарстанның атказанган мәктәп укытучысы, Актаныш районының 4 нче санлы Яңа Әлем һәм 3 нче санлы Такталачык балалар йортлары директоры, күренекле педагог, татарның «Макаренко»сы, Бөек Ватан сугышы чоры ятимнәренең кадерле әтиләре Нәҗип Газиз улы Газизовның (1918-1977) якты истәлегенә багышлана. Ленар Шәех - Татарстан Журналистлар берлеге (2006), Россия Журналистлар берлеге (2006), Халыкара Журналистлар Ассоциациясе - IFJ (2006), Халыкара ПЕН-клубның Татар ПЕН-үзәге (2007) әгъзасы. 2007 елдан Л.Шәех - Татарстан китап нәшриятының балалар һәм яшүсмерләр редакциясендә мөхәррир хезмәтендә. 2008 елдан ул Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире вазифасын башкара. Л.Шәех - 2007 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Сортларга аеру:
популярлык
популярлык
әлифба
бәя арту буенча
бәя кимү буенча
Күрсәтергә:
30
30
60
90
Библиотека
Хочется согреть этот мир!.. : стихи, поэмы
В эту книгу Ленара Шаеха вошли его лирические, юмористические и сатирические стихи и поэмы. Глубокие философские мысли поэта заставляют читателя задуматься, его тонкий юмор вызывает непроизвольную улыбку и заряжает позитивом.
Бушлай
Библиотека
Энциклопедия детства: книга вторая
Во второй книге 'Энциклопедии детства', включающей в себя биографии, портреты, лучшие произведения известных татарских поэтов и писателей и обогащенной красивыми иллюстрациями, дана информация о сорока трех писателях. Книга адресована детям дошкольного и младшего школьного возраста для чтения под руководством родителей и воспитателей.
Бушлай
Библиотека
Этажи: стихи, поэма
Лирика молодого поэта то грустна и задумчива, то озорна и светла. Его юмор и сатира могут уколоть многих. Его поэмы и стихотворные циклы интригуют. Поэт зовет читателей в свой мир…
Бушлай
Библиотека
Подушка из деревни: Стихи
Стихи, вошедшие в эту книгу Ленара Шаеха, адресованы детям разного возраста. В них - и увлекательные события из школьной жизни, и взаимоотношения детей и родителей, и размышления о Дружбе и Правде…
Бушлай
Басма китаплар
Казанский альманах 2022 (Перламутр)
Казанский альманах Перламутр. 2022г. русс О-1296 Тираж 1000
Электрон китаплар
Казан-Мәскәү. (Шигырьләр, поэмалар, балладалар)
Казань-Москва.Казан-Мәскәү.Шаех Ленар (Шаехов Л.М.) 2021г. тат Заказ 7534 Тираж 1200