Товарлар каталогы
Татарское ювелирное искусство

Татарское ювелирное искусство в собрании национального музея Республики Татарстан
- Авторы
- •
- Салимзянов Рафис Хасанович

Сәлимҗанов Рафис Хәсән улы (Рафис Сәлим)
Язучы-прозаик Рафис Сәлим (Рафис Хәсән улы Сәлимҗанов) 1952 елның 1 октябрендә Татарстанның хәзерге Тукай районы Иштирәк авылында колхозчы гаиләсендә туа. Үз авылларында - сигез сыйныф, Түбән Кама шәһәрендә урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1970-1975 елларда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында татар теле һәм әдәбияты белгечлеге буенча белем ала. Хезмәт юлын Зәй районының Бигеш урта мәктәбендә тарих һәм татар теле укытучысы булып башлый (1975-1976), аннары район комсомол комитетында инструктор (1976-1977), төбәк газетасы «Дуслык байрагы» редакциясендә хәбәрче (1977-1979) булып эшли башлый. 1979 елның көзеннән ул Чаллы шәһәрендә төпләнеп яши, квалификацияле эшче һөнәрләренең төрлесен үзләштереп, озак еллар буе КамАЗ предприятиеләрендә эшли. Рафис Сәлим әдәби иҗат эшен узган гасырның җимешенче елларында балалар өчен кыска хикәя-парчалар һәм юморескалар язудан башлый. Матбугатта беренче хикәясе 1974 елда «Ялкын» журналында басылып чыга. Шуннан соң республика газета-журналларында, күмәк җыентыкларда, аеруча «Чаян» журналы битләрендә аның юмор-сатира жанрында язылган күп кенә хикәяләре дөнья күрә. 1984 елда аның Татарстан китап нәшриятында шундый унҗиде хикәясен эченә алган «Елан мөгезе» дигән беренче китабы басылып чыга. Тагын ике елдан балаларга багышлап язган кыска хикәяләре һәм әкиятләре тупланган «Күкеле сәгать» исемле икенче җыентыгы нәшер ителә. Шуннан соң әдәби җәмәгатьчелек тарафыннан зур өметләр багланган яшь прозаикның иҗат активлыгы бермә-бер сүрелә. Газета-журналларда сирәк-мирәк күренгәләгән язмаларын һәм мәкаләләрен исәпләмәгәндә, аның кулга алырлык башка басма китаплары юк. Р.Сәлим - 1985 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.
Каталог
Компания турында
«Татарстан китап нәшрияты»җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте Прайс лист |
Офисның адресы: г.Казань, ул. Декабристов, 2
Картадан карарга
Кабул итү бүлмәсе::
(843) 519-45-22 support@tatkniga.ru
Маркетинг:
519-45-35, 519-45-12 marketing@tatkniga.ru
|