Товарлар каталогы
Татарское ювелирное искусство

Татарское ювелирное искусство в собрании национального музея Республики Татарстан

Сәлимов Марсель Шәйнур улы (Мар.Сәлим)
Язучы-сатирик, шагыйрь һәм журналист Мар.Сәлим (Марсель Шәйнур улы Сәлимов) 1949 елның 3 гыйнварында Башкортстанның Борай районы Сәет авылында туа. Ул Краснохолмский бистәсендә урыс мәктәбен тәмамлагач, Уфада яшәүче апасы янына юллана һәм Башкорт дәүләт университетына укырга керә. 1971 елда филология факультетын тәмамлый һәм армиягә алына. Ике ел Төньяк гаскәрләр төркемендә (Польша) взвод командиры булып хезмәт итә, хәзер запастагы майор. 1973 елдан бирле ул «Сәнәк» сатира һәм юмор журналында эшли: башта - әдәби хезмәткәр, аннан - бүлек мөхәррире, ә 1980 елдан - баш мөхәррир. Бүген исә Мар.Сәлим - Мәскәү, Казан, Уфа нәшриятларында басылган егермедән артык китап һәм Россия халыклары әдәбияты тарихында тирән эз калдырган сатирик икетомлык авторы. Әсәрләре кырыктан артык телгә тәрҗемә ителеп, чит ил басмаларында дөнья күрә. Ул иң яхшы юмористик хикәяләре өчен - Халыкара «Алеко» конкурсы лауреаты (Болгария, 1996), фельетоннары өчен - Россия Журналистлар берлеге (1996), «Тормыш көзгесе» җыентыгы өчен Башкортстан республикасының Шәһит Ходайбирдин исемендәге (1998) бүләкләре иясе була. Язучы юмористик һәм сатирик әдәбиятның барлык төрләренә дә мөрәҗәгать итә. Аның повесть һәм хикәяләре, фельетон һәм юморескалары, комедия һәм скетчлары, поэма һәм шигырьләре, мәсәл һәм эпиграммалары укучылар тарафыннан көтеп алына. Үткер телле әсәрләрендә ул бүген халыкны борчыган мөһим мәсьәләләрне күтәрә, җәмгыятебездәге җитешсезлекләрне кыю тәнкыйтьли. Мар.Сәлим - башкорт, татар, урыс телләренең бөтен нечкәлекләрен белеп, бер үк вакытта шушы өч телдә дә уңышлы иҗат итүче үзенчәлекле көлке остасы. Аның сатирик һәм юмористик хикәя-шигырьләре Башкортстанда да, Татарстан матбугатында да еш чыга, скетч һәм интермедияләре сәхнәдә уйнала. Татар эстрадасы йолдызлары да аның шаян җырларын башкара. Мар.Сәлим Россия Журналистлар берлегенең Федератив Советы әгъзасы, Башкортстан Журналистлар берлеге рәисе, Язучылар берлегенең идарә әгъзасы, Журналистлар берлегенең халыкара конфедерациясе секретаре һәм вице-президенты итеп сайлана. Ул - халыкларның юмор җәмгыятен (Габрово) оештыручыларның берсе. Мар.Сәлим - Россия Федерациясенең (1993) һәм «Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» (1990). Матбугат, мәдәният өлкәсендәге, халыклар арасындагы дуслык һәм хезмәттәшлекне ныгытудагы хезмәтләре, озак еллар уңышлы эшләгәне өчен Дуслык ордены белән бүләкләнә (1999). Мар.Сәлим - 1988 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.
Сортларга аеру:
популярлык
популярлык
әлифба
бәя арту буенча
бәя кимү буенча
Күрсәтергә:
30
30
60
90