Товарлар каталогы
Категорияне төгәлләштерегез:
Фильтр буенча параметрлар

Салихов Данил Хәбибрахман улы
Салихов Данил Хәбибрахман улы 1958 елның 7 октябрендә Татарстанның Актаныш районы С.Киров исемендәге совхоз бистәсендә туа. Мәктәпне тәмамлагач, 1976 елда Казан музыка училищесының вокал бүлегенә укырга керә. 1979-1983 елларда Казан театр училищесының актерлар бүлегендә укый. Училищены тәмамлагач, 1985 елга кадәр - Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында, ә 1985-1993 елларда К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында актер булып эшли. 1992-1995 елларда - «Салават күпере» журналының баш мөхәррир урынбасары һәм 1996-2006 елларда Татарстан Әдәби фонды директоры вазифаларын башкара. 2006-2010 елларда - Әлмәт төбәге Язучылары оешмасының җитәкчесе. Д.Салихов - күпсанлы пьесалар авторы («Туй күлмәгем - соңгы бүләгем», «Хатын түгел - аждаһа!» һ.б.). Аның күп кенә пьесалары Татарстан, Башкортстан, Оренбург театрлары сәхнәләрендә куела. Д.Салиховның «Яшьлек хатам - йөрәк ярам» (1998), «Гыйләҗ тәрәзәләре» (2004), «Таш сандык» (2008) һ.б. китаплары да дөнья күрә. 2000 елда аңа «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелә. 2005 елда драматургия өлкәсендәге казанышлары өчен Д.Салихов Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби премиясенә лаек була. 1992 елдан - Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Сортларга аеру:
популярлык
популярлык
әлифба
бәя арту буенча
бәя кимү буенча
Күрсәтергә:
30
30
60
90