Товарлар каталогы
Категорияне төгәлләштерегез:
Фильтр буенча параметрлар

Сәлахов Рифат Гали улы (Рифат Сәлах)
Рифат Сәлах (Рифат Гали улы Сәлахов) 1987 елның 8 июлендә Татарстанның Буа районы Яңа Чәчкап авылында эшче һәм укытучы гаиләсендә дөньяга килә. Үз авылларында урта мәктәпне тәмамлый һәм 2004-2009 елларда Казан дәүләт университетының юридик факультетында белем ала. Р.Сәлах тел-әдәбият белән мәктәптә укыганда ук кызыксына башлый. Беренче шигырен бишенче сыйныфта яза. Унынчы-унберенче сыйныфларда белем алганда, район газетасында шигырьләре басыла башлый. Тел һәм әдәбият буенча олимпиадаларда катнаша. Ул 2004 елдан актив иҗат итә башлый. Казан дәүләт университетының «Әллүки» әдәби-иҗат берләшмәсендә чыныгу ала. 2007-2009 елларда әлеге берләшмәнең студентлар ягыннан җитәкчесе була. Студент чагында Казан дәүләт университетының татар студентлары газетасы «Тәрәзә»не чыгаруда катнаша. 2006-2009 елларда әлеге газетаның баш мөхәррире урынбасары булып эшли. Татарстан Республикасы Яшьләр, спорт һәм туризм министрлыгының «Идел» яшьләр үзәге оештырган «Иделем акчарлагы - 2005» конкурсында шигърият буенча беренче урынга, «Иделем акчарлагы - 2006»да «Гран-прига», Казан дәүләт университеты үткәргән Идел-Урал төбәге студентларының иҗат бәйгесе «Шигъри Сабантуй - 2006» - икенче, «Шигъри Сабантуй - 2008»дә беренче дәрәҗәдәге дипломга лаек була. Шигырьләре матбугатта даими басыла, «Безнең гәҗит», «Мәдәни җомга», «Татарстан яшьләре» газеталарында мәкаләләре дөнья күрә. Р.Сәлах - 2008 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Сортларга аеру:
популярлык
популярлык
әлифба
бәя арту буенча
бәя кимү буенча
Күрсәтергә:
30
30
60
90