Товарлар каталогы
Татарское ювелирное искусство

Татарское ювелирное искусство в собрании национального музея Республики Татарстан

Салахов Ибраһим Низам улы
Салахов Ибраһим Низам улы 1911 елның 30 августында Казахстанның Күкчәтау шәһәрендә туа. Башта мәдрәсәдә, аннары туган шәһәрендәге җидееллык татар мәктәбендә белем алганнан соң, 1928-1931 елларда Казан педагогика техникумында укый. Шунда укыганда, шигырьләре, әдәби парчалары белән балалар һәм яшүсмерләр матбугатында катнаша башлый. Техникумны тәмамлагач, берникадәр вакыт «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй»), «Кызыл яшьләр» (хәзерге «Татарстан яшьләре») газеталары, «Пионер каләме» (хәзерге «Ялкын») журналы редакцияләрендә әдәби хезмәткәр булып эшли. 1932 елда армиягә алына. Армиядән кайткач, 1935-1937 елларда, Казан дәүләт педагогика институтында укый. Бу чорда әдип «Ярату» (1935), «Дуэль» (1936) һәм «Постта» (1937) дигән китапларын бастырып чыгара. 1937 елда И.Салахов кулга алына. Аны «халык дошманнары» белән яшерен контрреволюцион элемтә тотуда гаеплиләр. 1947 елда азат ителгәч тә, Казан һәм Күкчәтауда яшәргә рөхсәт ителми, шуңа күрә Кызыл Яр дигән авылга күченеп килә һәм шунда яшәп иҗат итә. Аның «Дала дулкыннары» дигән шигъри җыентыгы 1957 елда дөнья күрә. 1965 елда «Күкчәтау далаларында» исемле романы басылып чыга. 1991 елда язучыны Күкчәтау шәһәренең шәрәфле гражданы итеп игълан итәләр, Казахстан Президенты республиканың иң югары бүләге - «Парасат» ордены белән бүләкли. Бу чорда ул шулай ук күп кенә хикәяләр, очерклар, «Мәхәббәт картаямы?» исемле повестен, «Имәннәр тамыр җәйгәндә» романын яза. 1989 елда «Колыма хикәяләре» исемле әсәре дөнья күрә. Бу әсәр өчен 1990 елда И.Салахов ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. 1992 елда аңа «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә. И.Салахов 1998 елда Кызыл Яр авылында вафат була. 1962 елдан - Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Сортларга аеру:
популярлык
популярлык
әлифба
бәя арту буенча
бәя кимү буенча
Күрсәтергә:
30
30
60
90