Драматург һәм прозаик Рәдиф Сәгъди (Рәдиф Нәҗип улы Сәгъдиев) 1957 елның 17 июлендә Казан шәһәрендә эшче гаиләсендә туа. Сабый чагыннан әнисенең туган авылы - Кама Тамагы районының Балчыклы авылында тәрбияләнеп үсә. 1964 елда шушы авылның башлангыч мәктәбенә укырга керә, бишенче сыйныфны күрше Иске Казиле авылы мәктәбендә тәмамлагач, әнисе аны 1970 елда янә Казанга алып китә һәм шәһәрнең 113 нче татар мәктәбенә (хәзер 4 нче номерлы татар гимназиясе) укырга бирә. Биредә укыганда Рәдиф театр студиясенә йөри, баянда уйнарга өйрәнә, ныклап спорт белән шөгыльләнә, мәктәп стена газетасының иң актив авторларыннан берсе була. 1974 елны урта мәктәпне тәмамлап, Рәдиф Казан театр училищесына укырга керә. Өченче курска күчкәч, аны армиягә алалар. 1978 елда гаскәри хезмәт мөддәтен тутырып кайткач, ул театр училищесында укуын дәвам иттерә. 1981 елда «Театр актеры» дигән диплом алып, үз теләге белән Әлмәт драма театрына эшкә китә. Анда ике ел актер булып эшләгәч, янәдән Казанга кайтып, берникадәр вакыт төзелештә мастер-бригадир булып эшли, аннары К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында актерлык хезмәтен дәвам иттерә.
1986-1992 елларда Рәдиф Сәгъди - Казан дәүләт университетының татар филологиясе факультеты студенты. Студентлык елларында ул җитди рәвештә әдәби иҗат эше белән шөгыльләнә башлый, «Финляндиядә рәхәт, ди» дип аталган беренче сәхнә әсәрен яза. Аннан соң яшь авторның балалар өчен «Баһадурның бәхете» һәм «Баһадурның яңа дуслары» дигән әкият-пьесалары языла һәм К.Тинчурин исемендәге Татар драма һәм комедия театры сәхнәсендә яшь тамашачыларга күрсәтелә. 1994 елда шул ук театрда сәхнәләштерелгән «Сынган беләзек» спектакле аеруча уңыш казана һәм театр репертуарының озын гомерле премьераларыннан берсенә әверелә. Драматургның сәхнәгә куелган яки куелуны көткән «Яз галәмәте» (1998, комедия, К.Тинчурин театры), «Гүзәл Аппаксылу» (2001, әкият-пьеса, Казан Яшьләр театры), «Ирләр яуга киткәндә» (тарихи драма), «Ана күңеле балада...» (әкият-пьеса) исемле пьесалары да бар.
Рәдиф Сәгъди әдәбиятның проза жанрында, бигрәк тә аның детектив төрендә нәтиҗәле эшли. 1990-2002 еллар арасында аның «Идел» журналы битләрендә «Канга буялган алтыннар», «Гаилә сурәте», «Кыйммәтле килешү», «Алло, хәлләр ничек?» детектив повестьлары һәм «Ике кояшлы дөнья» исемле фантастик романы басылып чыга. Автор бу юлда әсәрдән әсәргә сизелерлек уңышларга ирешә бара. 2003 елда әдипнең проза әсәрләре тупланган «Канга буялган алтыннар» исемле китабы басылып чыга. Китап укучылар арасында популярлык казанып, «Ел китабы - 2004» бәйгесендә III дәрәҗә диплом белән бүләкләнә. 2008 елда Татарстан китап нәшриятында Р.Сәгъдинең «Ирдәүкәләр» исемле китабы дөнья күрә.
Р.Сәгъди 2000-2005 елларда Татарстан Язучылар берлегенең матур әдәбиятны пропагандалау бүлеген җитәкли. 2005 елның көзеннән ул «Казан утлары» журналы редакциясендә бүлек мөхәррире булып эшли. 2005 елда аңа «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелә. 2007 елдан ул К.Тинчурин исемендәге Татар драма һәм комедия театрында.
Р.Сәгъди - 1999 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Сагдеев Радиф Назипович
Сагдеев Радиф Назипович (Радиф Сагди)
Сортларга аеру:
популярлык
популярлык
әлифба
бәя арту буенча
бәя кимү буенча