Товарлар каталогы
Категорияне төгәлләштерегез:
Фильтр буенча параметрлар

Сафиуллин Әхәт Хафизулла улы (Әхәт Хафизулла)
Язучы Әхәт Хафизулла улы Сафиуллин (әдәби тәхәллүсе - Әхәт Хафизулла) 1936 елның 26 декабрендә Украинаның Донецк өлкәсе Путилов районы Путиловка бистәсендә шахтер гаиләсендә дөньяга килә. Әхәткә сигез ай тулганда, әти-әнисе туган якларына - Татарстанның Балык Бистәсе районы Иске Арыш авылына кире әйләнеп кайта. Булачак язучының балачагы һәм үсмер еллары шушы авылда уза. Иске Арышта - башлангыч, биш чакрым ераклыктагы Балыклы Чүкәй авылында - җидееллык һәм унбиш чакрымдагы Олы Солтан авылында урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казанга килеп, төзү осталары әзерли торган техника училищесында укып һөнәри белем ала. Училищеда уку белән бергә, бу елларда ул республика яшьләренең матбугат басмасы «Яшь сталинчы» (хәзерге «Татарстан яшьләре») газетасы һәм Казан авиация заводы эшчеләре газетасы «Алга» редакциясе каршында эшләп килгән әдәби иҗат түгәрәкләренә яратып йөри, каләм тибрәтә башлап, үзенең беренче өйрәнчек хикәяләрен, шигырьләрен яза. Аларның кайберләре «Алга» газетасында басылып та чыга. 1957 елда Ә.Сафиуллин Казан төзүче-инженерлар институтының кичке бүлегенә укырга керә. Икенче курста укыганда, аны армиягә алалар. Армиядә ике ел хезмәт мөддәтен тутырып кайтканнан соң, яңадан институтка кереп аны 1966 елда тәмамлый. Шул вакытлардан алып 1992 елга кадәр Ә.Сафиуллин Казан шәһәренең төзелеш оешмаларында төзүче-инженер булып эшли, мастердан төзү идарәсенең баш инженеры дәрәҗәсенә кадәр озын хезмәт юлы уза. Гомеренең утыз биш елын төзелешкә, йортлар, биналар төзүгә багышлаган Ә.Сафиуллин бер үк вакытта әдәби иҗат эше белән дә даими шөгыльләнә. Дөрес, баштарак ул үзенең күңел ихтыяҗын канәгатьләндерү өчен генә язгандай була, әсәрләрен матбугатка тәкъдим итәргә ашыкмый. Шуңа күрә аның язган әйберләре бары тик җитмешенче елларның ахырларында гына газета-журналларда күренә башлый, ә хикәяләре һәм повестьлары тупланган беренче китаплары сиксәненче елларда гына басылып чыга. Хәзер ул - төрле нәшриятларда чыккан унлап китап авторы. Алар арасында повесть һәм хикәя җыентыклары, юмор-сатира, балалар өчен язган әсәрләр, шигырьләр, истәлек китаплары бар. 1992 елда төп хезмәт урыныннан лаеклы ялга чыкканнан соң, Ә.Сафиуллин үзенең көч-сәләтен журналистикага багышлый: әүвәл юмор-сатира журналы «Чаян»да, аннары «Заман-Татарстан» газетасында эшли, 1996 елдан ул - «Ватаным Татарстан» газетасының әдәбият-сәнгать бүлеге хезмәткәре вазифасында. Ә.Сафиуллин - 1991 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Сортларга аеру:
популярлык
популярлык
әлифба
бәя арту буенча
бәя кимү буенча
Күрсәтергә:
30
30
60
90