Товарлар каталогы
Категорияне төгәлләштерегез:
Фильтр буенча параметрлар
Сафина Эльвира Ирфат кызы
Эльвира Ирфат кызы Сафина Татарстан Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында фәнни эшчәнлек алып бара. Төрле типтагы сүзлекләр, шул исәптән алты томлык «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге», «Русча-татарча сүзлек» һ.б. төзүчеләрнең берсе. Филология фәннәре кандидаты, фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт бүләге лауреаты. Буш вакытларында иҗат белән шөгыльләнә. Шигырьләре күпсанлы күмәк җыентыкларда һәм «Күңелдәге хатлар» исемле шәхси китабында урын алган. Дистәгә якын әдәби-нәфис басма авторы, фәнни-популяр китаплар мөхәррире. Шигырьләре һәм төрле язмалары, мәкаләләре матбугат битләрендә даими басылып тора, җырлары радио-телевидениедән яңгырый. Балалар өчен язылган шигырьләре дә көйгә салынган. Туган тел, әти-әни, дәү әниләр, татар малае һ.б. турындагы җырларны нәни дусларыбыз бик яратып башкара.
Сортларга аеру:
популярлык
популярлык
әлифба
бәя арту буенча
бәя кимү буенча
Күрсәтергә:
30
30
60
90
Выберите язык


